Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Транспорт командасы

Эре халыкара спорт чараларын уздыруның дөньякүләм тәҗрибәсеннән күренгәнчә, чарада катнашучыларны һәм кунакларны транспортта йөртүне яхшы оештыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә, чөнки теләсә нинди спорт чарасының уңышы транспорт системасының җайга салынган булуына да нык бәйле.

Казанда 2015 елда узачак Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионатына транспорт хезмәтләре күрсәтүгә әзерләнүнең мөһим этапларыннан берсе квалификацияле транспорт персоналын туплауны һәм укытуны тәэмин итүдән гыйбарәт.

“Спорт проектлары башкарама дирекциясе” (КАО) 2015 елгы дөнья чемпионатына транспорт хезмәтләре күрсәтүгә вакытлыча эшләү нигезендә 400дән артык кешене җәлеп итәргә ниятли.

Башкарма дирекциядә эшләү — Чемпионатны әзерләүгә һәм уздыруга үзеңнән өлеш кертүгә, шулай ук эре халыкара проектта үз көчеңне сынауга һәм уникаль һәнәри эш тәҗрибәсе туплауга өметләнү ул.

Безне бер максатка омтылу – иң яхшы Су спорт төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионатын уздыру берләштерә!

Казанда 2015 елда узачак Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрү чорына ВАКЫТЛЫЧА НИГЕЗДӘ ЭШЛӘҮ өчен Казан шәһәрендә яшәүчеләргә АЧЫК ВАКАНСИЯЛӘР:
Җиңел автомобиль йөртүче
Квалификация таләпләре һәм вазыйфаи бурычлар
Вазыйфаи бурычлар:
2015 елда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашучыларга һәм кунакларга транспорт хезмәтләре күрсәтү:
  • Транспорт чарасында Чемпионатның клиент төркемнәрен уңайлы йөртү, автомобильне техник яктан төзек тоту һәм аңа сакчыл мөнәсәбәттә булу;
  • Автомобильне билгеләнгән урынга һәм вакытка китереп җиткерүне тәэмин итү;
  • Үзенә беркетелгән автомобильне техник яктан төзек тотуны тәэмин итү;
  • Йөрү маршруты буенча билгеләр куелган юлламаларны алып бару.
Таләпләр:
  • “В” категориясенә хокуклар булу;
  • 3 елдан артык йөртү стажы булу;
  • 23тән 45кә кадәр яшьтә булу;
  • Россия Федерациясе гражданлыгы булу;
  • Теркәлү урыны (прописка) – РФ;
  • Яшәү урыны – Казан шәһәре һәм Казанның шәһәр яны зонасы;
  • Хөкем ителмәгән булу;
  • Йөртүче гаебе аркасында юл-транспорт һәлакәтләре (авыр нәтиҗәләр белән) булмау;
  • Соңгы өч елда йөртүче хокукларыннан мәхрүм ителмәгән булу;
  • Казан шәһәрен бик яхшы белү;
  • Инглиз телен (чит телне) сөйләшү дәрәҗәсендә (intermediate дәрәҗәсендә) белү;
  • Транспорт чарасын йөртүгә медицина белешмәсе булу;
  • Гади этикет кагыйдәләрен белү;
  • Төгәллек.
Эш шартлары:
  • 2015 елның 6 июленнән 16 июленә кадәр (3 көн) – стажировка узу, объектлар һәм маршрутлар белән практик танышу;
  • расланган укыту программасы нигезендә 2015 елның 6 июленнән 16 июленә кадәр килешенгән график буенча уку, йомгаклау зачетларын тапшыру;
  • 2015 елның 17 июленнән – 18 августына кадәр – алдан килешенгән график буенча бары тик автомобиль йөртүче булып эшләү;
  • Чемпионат чорына эшкә урнашуга рәсми контракт төзү;
  • идарә итү өчен автомобиль бирү;
  • автомобиль йөртүгә кирәкле чыгымнарны Оештыру комитеты тарафыннан тәэмин итү;
  • Оештыру комитеты тарафыннан униформа бирү.
Әгәр Сез вакансия белән кызыксынсагыз, фотография файлы белән, имзаланган АНКЕТАНЫ drivers_kazan2015@mail.ru электрон адреска җибәрегез.
Әгәр Сезнең тәҗрибә квалификация таләпләренә туры килсә, бер ай эчендә Сезнең белән элемтәгә керәбез. Уңышлар телибез!
ИГЪТИБАР! БАРЫ ТИК ТУЛЫСЫНЧА ТУТЫРЫЛГАН ҺӘМ ИМЗАЛАНГАН АНКЕТАЛАР ГЫНА КАРАЛАЧАК.
ВКонтакте
Казан шәһәрендә 2015 елда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты автомобиль йөртүчеләренең рәсми төркеме http://vk.com/drivers_kazan2015