Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Старт бирелде: 2015-ДЧ волонтерлык программасында катнашу өчен заявкалар ачык

Large_news_волонтеры_1
19.09.2014, 20:16 Волонтерлар
«Volunteers’ Academy-2014» Бөтенроссия белем бирү лагере кысаларында Казанда киләсе елга узачак cу спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына волонтерлар җыю буенча заякалар кампаниясенә старт бирелде

Бөтен Россиядән волонтерлар хәрәкәте лидерлары беренче кандидатлар булу һәм "Старт!" символик төймәсенә басу хокукын алдылар: аларга моны башкаларга караганда иртәрәк  - 19 сентябрь кичендә «Volunteers’ Academy-2014» лагерен тантаналы ябу чарасында эшләү мәмкинлеге бирелде. Заявкаларның рәсми төстә ачылышы 2014 елның 20 сентябренә билгеләнгән - бу көннән башлап 2015 елның 1 гыйнварына кадәр www.kazan2015.com. чемпионатның рәсми сайтында анкета эленеп торачак.

2015 елда узачак Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты һәм "Мастерс" категориясендә Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты волонтерлар программасын гамәлгә ашыруга кураторлык итүче Александр Карпов, заявкалар ачылышы алдыннан киләчәккә планнары белән уртаклашты. "Ел дәвамында без чемпионатка һәрьяклап -  партнерлардан да, журналистлардан да, Универсиадада волонтерлар булучылар һәм әле беркайчан да волонтер булып карамаганнардан да, Россиянең төрле почмакларыннан һәм дөнья илләреннән зур игътибар тойдык. Бүген, заяка ачылырга санаулы сәгатьләр генә калганда без, командабыз белән берлектә зур дулкынлану кичерәбез - чираттагы зур проектка старт биреләчәк. Волонтер өчен дә, оештыру комитеты өчен дә бөтен нәрсә заявкадан башлана бит. Безнең белән кабат бөтенроссия командасы - барысы да барып чыгачагына ышанабыз!"

Волонтер булырга теләүчеләр тутырырга тиешле анкета гади алты адымнан тора һәм кандидаттан ярты сәгатьтән дә артык буш вакыт таләп итми: оештыру комитеты вәкилләренә, формаль мәгълүматлардан  тыш, кешенең чит телләр белү дәрәҗәсен, кайсы функциональ юнәлешне теләвен, нәрсә ашарга яратуын, кием размерын һ.б. белергә кирәк. 

Кандидат өчен алдагы алым булып собеседование тора: рекрутинг үзәкләрендә су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашырга теләүчеләрне оештыру комитеты вәкилләре белән очрашу көтә. Рекрутинг үзәкләре Казанда һәм партнер-төбәкләрдә октябрьдә ачылачак. Чит илләрдән кандидатлар интервьны Skype һәм телефон аша узачаклар. Сайлап алу критерийлары булып чит телләр белү, коммуникабельлек, стрессларга каршы торучанлык, командада эшли белү, оешканлык һәм башкалар тора. 2015 елның язында үз теләге белән ярдәм итүчеләр командасы формалашачак. Сайлап алынган бәхетлеләрне укыту курслары, шулай ук аккредитация һәм экипировка алу көтә. Июльнең икенче яртысында чит шәһәрләрдән һәм чит илләрдән булган волонтерлар Казанга киләчәк, шуннан соң оештыру комитеты ярдәмчеләре тупланып бетеп, чемпионат вакытында үз бурычларын үтәргә әзер булачак. 

2015 елда узачак су мундиаленең волонтерлык программасы федераль һәм халыкара дәрәҗәдә гамәлгә ашырылачак: 2500 волонтер составында Казан һәм Татарстан Республикасы вәкилләреннән тыш Россия төбәкләре һәм чит илләрдән килгән волонтерлар да булачак.  2014 елның июненә коммерцияле булмаган партнерлар базасы формалашкан иде инде, анда Татарстанның 11 югары уку йорты,Россиянең 20 төбәгеннән 26 профильле министрлык һәм ведомстволар кергән. 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионатын Оештыру комитеты матбугат хезмәте