Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Азат Кадыров «Volunteers’ Academy - 2014» лагереның почетлы кунагы булды

Large_news_18
19.09.2014, 10:29 Волонтерлар
"Спорт проектларының башкарма дирекциясе" АНО генераль директоры Азат Кадыров «Volunteers’ Academy 2014» Бөтенроссия белем бирү лагеренда катнашучылар белән очрашты. Россия Федерациясенең спортлы үткәне, хәзергесе, киләчәге, традицияләр, спорт волонтерлыгындагы яңалыклар һәм перспективалар турындагы әңгәмә бер сәгатькә якын барды.

Очрашуның төп темасы, әлбәттә инде, алда торган Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты булды.  Лагерьның белем бирү программасы кысаларында катнашучылар инде чемпионатка әзерлекнең күп кенә аспектлары - брендбуктан файдалану үзенчәлегеннән, мәдәни һәм билет программасыннан башлап  транспорт инфраструктурасы, клиент төркемнәренә сервисларга кадәр бар нәрсә белән таныштылар. Балаларга кызыклы детальләрне беренче заттан ишетү мөмкинлеге туды, ә кызыксындырган сораулар төрле өлкәләрне колачлады. Мисалга, "Спорт проектларының башкарма дирекциясе" АНО генераль директорыннан "Казан-Арена" стадионын трансформацияләү серләре турында да сорадылар, волонтерлыкны студентлар практикасын үтәkгәнгә санау өчен рәсми төстә билгеләргә кирәклекне дә, уңышлы заявкалар компаниясен ничек гамәлгә ашыру һәм үз шәһәрең өчен халыкара спорт чарасын үткәрү хокукын ничек алу турында да сорадылар алар.

Азат Рифгатович шулай ук алда торган проектлар буенча планнары белән уртаклашты. 2015 елда ФИНА  дөнья чемпионатын кабул иткәннән соң да Казан зур спорт ярышларын кабул итүне дәвам итәчәк. Мисалга, 2016 елда җиңел атлетика буенча юниорлар арасында ИААФ, 2017 елда – Конфедерацияләр Кубогы, 2018 елда – футбол буенча дөнья чемпионаты. Моннан тыш, Азат Кадыров сүзләренчә, "Спорт проектларының башкарма дирекциясе" АНО ФИФА-2018 волонтерлар программасын гамәлгә ашыру буенча федераль оператор булу хокукын даулаячак. 

Сөйләшү барышында тагын бер актуаль тема - "Хезмәткә һәм оборонага әзер" бөтенроссия спорт-физкультура комплексы темасы да яңгырады. "Спорт проектларының башкарма дирекциясе" АНО федераль дәрәҗәдә ГТО комплексын кертү операторы итеп билгеләнгән. Проектны гамәлгә ашыру бүгенге көндә стратегик һәм тактик планлаштыру баскычында булуга карамастан, инде сәяси эшлеклеләр, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, мәдәният эшлеклеләре, шулай ук волонтерлык хәрәкәте лидерлары сәламәт яшәү рәвеше идеясен хупладылар һәм социаль челтәрләрдә эстафетаны башлап җибәрделәр. Тиздән ил күләмендә ГТО нормаларын һәм сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен алга этәрү буенча чаралар башланачак, шулай ук Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүчеләр арасында нормативлар бирү өчен шартлар тудырылачак. Спорт волонтерларының катнашуы исә, Азат Кадыров билгеләп узганча, проектны урыннарда уңышлы төстә гамәлгә ашыруга булышлык итәчәк.        

Очрашуны йомгаклап, Азат Кадыров Россия бүген чын мәгънәсендә спорт державасы дип билгеләп үтте. "Спорт менеджменты өлкәсендә эшләү еллары барышында тупланган тәҗрибә дөньядагы бер генә илнең дә халыкара спорт вакыйгасын үткәрүгә шулкадәр көч, ресурслар, һәм иң мөһиме - җан җылысы сала алмаганын күрсәтә. Ә Россия волонтерлары - иң компетентлы һәм дустанә кешеләр - спорт проектлары уңышына зур өлеш кертәләр", - диде ул.

Су спорт төрләре буенча 16 нче ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте