Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Эркин Шагаев: «Йөзү буенча Россия җыелмасы тренеры булу - зур җаваплылык»

Large_news_water_polo
14.01.2014, 16:18 Спорт
Бу минутларда Су спорт төрләре сараенда Су полосы буенча Дөнья лигасы матчы бара - Россия җыелма командасы Сербия җыелмасы белән очраша.

Big_pic01_(2)

Безнең команда өчен бу ярышларның беренчел этабы кысаларындагы икенче матч. Серблар да үзләрендә Румыния җыелмасына каршы көч сынашкан иде. Матч башланыр алдыннан Су спорт төрләре сараенда матбугат конференциясе булып узды. Анда Бөтенроссия Су полосы федерациясе президенты Евгений Шаронов, Сербиянең Су полосы федерациясе генераль секретаре Неманья Марьян, Россия җыелмасының баш тренеры, олимпия чемпионы Эркин Шагаев һәм Сербия җыелмасы тренеры, танылган спортчы Деян Савич катнашты.

 

Евгений Шаронов шулай ук Россия җыелмасы тренеры Эркин Шагаевны тәкъдим итте. Аның карьерасы әле 1991 елда ук Австралия ирләр җыелма командасы консультанты сыйфатында башлана, Австралиянең юниорлар һәм илкүләм җыелма командасы баш тренеры булып эшли. Аның җитәкчелегендә Австралия җыелмасы бик югары уңышларга ирешә.

 

"Бүген Эркин Шагаевның тренер сыйфатында дебюты. Аны безнең ирләр командасы белән эшләргә чакыру - минем инициатива иде", - диде Евгений Шаронов.

 

Үз чиратында, Эркин Шагаев Россия җыелмасы тренеры булуның бик зур җаваплылык булуын билгеләп үтте. "Бездә менә дигән тренерлар штабы. Безгә Казанда зур игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Минем алда тренер буларак, Россия командасына лидер позициясен кайтару бурычы тора", - диде ул һәм:"Сербия җыелмасы - дөньядагы иң яхшы командаларның берсе. Без үзебезгә моннан да яхшырак көндәшне тели алмадык".

 

Сербия җыелмасы тренеры Деян Савич - элеккеге "Синтез" Казан су полосы клубы уенчысы - булачак уенга фаразлап карады. "Уен кырыс булачак. Минемчә, безнең команда ярышлар фавориты. Мин Россия спортчыларына да, серб спортчыларына да уңышлар телим. Һәм шуны да әйтеп үтәсем килә, мин гомеремнең матур мизгелләре узган Казанга килүемә бик шат", диде Савич әфәнде.

 

Исегезгә төшереп узабыз, Россия җыелмасы җирәбә нәтиҗәләре буенча "А" европа төркеменә эләкте, анда аның көндәшләре Сербия белән Румыния булды. Дөнья лигасы ярышлары ике этапта уза. Беренче этап - беренчел раунд - ул подгруппалардагы уеннар сериясеннән гыйбарәт. Һәрбер подгруппадагы иң яхшы бер команда - Америка, Яфрика, Азия һәм Океан арты, дүрт европа подгруппасы, Суперфиналны оештыручы ил командасы - суперфиналга чыга. Суперфиналда катнашучылар (гадәттә 8 команда) ике төркемгә бүленә. Матчлар нәтиҗәләре буенча группаларда чирек финал парлары формалаша. Чирек финалда җиңүчеләр плей-офф системасы буенча медалҗ өчен көч сынашуларын дәвам итәләр. Турнир ел саен уздырыла. Аның төп максаты - су полосын популярлаштыру, әлеге спорт төрен дөньякүләм таныту. турнирда җиңүче Олимпиада уеннарына путевкага ия була.

 

Россия җыелмасы өчен киләсе Дөнья лигасы уеннары 11 февральдә Бухарестта (Румыния җыелмасына каршы) һәм 15 апрельдә (Сербиягә каршы) үтә. Беренчел этап нәтиҗәләре буенча "А" группасындагы иң яхшы команда Суперфиналга чыга, ул җәй көне Казахстанда узачак.

 

Киләсе матч Казан өчен 2015 елның 24 июль - 9 август көннәрендә узачак су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты алдыннан сынау ярышларының берсе булачак.

“Казан 2013” Башкарма дирекциясе матбугат хезмәте