Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Россия чемпионатының 3 нче көне – Европага 17 “билет”

Large_news_kaz_9757
10.11.2015, 20:26 Спорт
25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионатының 3 нче ярыш көнендә 11 финал, шул исәптән 2 эстафета узды.

Су спорт төрләре сараенда иртән 10 беренчел ярыш узды. Кызганыч, квалификациядән читләштерүләрсез генә булмады, шулай ук алдан билгеләнгән берничә спортчы стартка чыкмый калды. Уңышлар да бар,билгеле, ирекле стиль белән 400 метрга йөзүдә Мәскәү командасы вәкиле Николай Снегирев Россиянең яшүсмерләр рекордын куйды - 3:45.98 күрсәткече белән йөзеп килде. Кичке программа вакытында 3 ярымфинал ярышы булды.

Финаллар рекордларга һәм Европа чемпионатына юлламаларга бай булып чыктылар.

 

Йөзү буенча Россия чемпионаты

Хатын-кызлар, 4 х 50 метр. Комплекс

1.  Мәскәү – 1:48.41

2.  Санкт-Петербург – 1:49.50

3.  Свердловск өлкәсе – 1:50.11

10 ноябрь. Казан. ССТС.

 

Йөзү буенча Россия чемпионаты

Хатын-кызлар, 100 метр. Ирекле стиль

1. Наталья Ловцова (Новосибирск өлкәсе) – 52.60 – нормативка сыешты

2. Вероника Попова (Санкт-Петербург) –52.64 -   нормативка сыешты

3. Маргарита Нестерова (Белгород өлкәсе) – 53.40

10 ноябрь. Казан. ССТС.

- Ике дистанциядә үз вакытымны яхшырта алуым һәм Европа чемпионатына сайлануыма бик шатмын. Эш башкарылды, тренерым да мондый нәтиҗәләрдән канәгать. Әйе, озын суны мин күбрәк яратам – анда көндәшләрне куы җитү, соңгы минутларны яхшырак һәм тизрәк йөзеп узу мөмкинлеге бар, - дип белдерде көмеш медаль алган спортчы кыз Ирина Приходько.

 

Йөзү буенча Россия чемпионаты

Хатын-кызлар, 200 метр аркада

1.  Дарья Устинова (Свердловск өлкәсе) – 2:03.28 – нормативка сыешты

2.  Ирина Приходько (Татарстан Республикасы) -  2:04.76 – нормативка сыешты

3.  Екатерина Томашевская (Ставрополь крае) – 2:05.21

10 ноябрь. Казан. ССТС.

- Кичә нәкъ менә шәхси рекордымны яхшыртасым килгән иде, ник дигәндә, моңа кадәр мондый ярышларда шәхси рекордым юк иде әле. Барысы да планлаштырганча барып чыкты, ыргылып чыгып, беренчелекне алдым. Кыска суда яшүсмерләр арасында дөнья рекорды бар икәнлеген белми идем, аларны кичә генә игълан иттеләр, хәзер аларны да керткәннәрен белми идем әле. Шулай итеп, хәзер минем яшүсмерләр арасында да бер дөнья рекордым булды. Үз вакытымны узган ел белән чагыштырганда ике секундка яхшырта алуыма да шатмын. Тренерыма бик зур рәхмәт, алга таба да шулай эшләрбез. Хәзер төп максат ярышларга сайлап алыну иде, Россия чемпионатыннан соң уйлап, нәтиҗәләр ясап, Европа чемпионатына ныклап әзерләнәчәкбез, - дип белдерде бүләкләүдән соң көмеш медаль иясе Антон Чупков.

 

Йөзү буенча Россия чемпионаты

Ир-атлар, 200 метр. Брасс

1. Олег Костин (Нижгар өлкәсе) 2:02.74- нормативка сыешты

2. Антон Чупков (Мәскәү) –  2:03.57 -  нормативка сыешты

3.  Вячеслав Синькевич (Волгоград өлкәсе)  - 2:03.63

10 ноябрь. Казан. ССТС.

(Антон Чупков – Россиянең яшүсмерләр рекорды - 2:03.57)

- Хис-кичерешләр бик уңай. Әлбәттә, тагын да яхшырак йөзәсе килгән иде, әмма эшли алганымнан да бик канәгатьмен. Көндәшлек бик көчле булганлыктан, призлы урыннарга ирешү  инде бик яхшы. Мин беренчел ярышта ук нормативка сыешкан идем. Минем максатым бар иде һәм без аны тренер белән дә күп тапкырлар уйладык – барлык көчне куеп йөзәргә дигән карарга килдек. Нәтиҗәгә килгәндә, мин башта алтынга исәп тоткан идем, әмма өченче урынга гына ирешү насыйп булды. Әмма зыян юк, икенче юлы тагын тырышып карарбыз, - дип белдерде журналистларга дистанциядә өченче булып килгән Наталья Ловцова.

 

Йөзү буенча Россия чемпионаты

Хатын-кызлар, 50 метр. Баттерфляй

1.  Алина Кашинская (Свердловск өлкәсе) -25.88  – нормативка сыешты

2. Дарья Цветкова (Алтай крае) – 25.97 – нормативка сыешты

3.  Наталья Ловцова (Новосибирск өлкәсе) – 26.03

10 ноябрь. Казан. ССТС.

(Елизавета Пермякова – Россиянең яшүсмерләр рекорды -  26.05)

 

Йөзү буенча Россия чемпионаты

Ир-атлар, 400 метр. Ирекле стиль

1.  Александр Красных (Татарстан Республикасы) – 3:38.81  - нормативка сыешты

2. Вячеслав Андрусенко (Санкт-Петербург)  - 3:42.01 – нормативка сыешты

3.  Куликов Евгений (Мәскәү)  - 3:44.32

10 ноябрь. Казан. ССТС.

(Николай Снегирев – Россиянең яшүсмерләр рекорды – 3:44.51)

 

Йөзү буенча Россия чемпионаты

Хатын-кызлар, 100 метр. Комплекс

1.  Виктория Андреева (Пенза өлкәсе) – 59.70 – нормативка сыешты

2.  Дарья Карташова (Санкт-Петербург)- 1:00.39 – нормативка сыешты

3.  Ирина Шваева (Санкт-Петербург) – 1:00.70

10 ноябрь. Казан. ССТС.

(Виктория Андреева –Россия рекорды – 59.70)

 

Йөзү буенча Россия чемпионаты

Ир-атлар, 50 метр. Ирекле стиль

1. Евгений Седов (Волгоград өлкәсе) – 21.00 – нормативка сыешты

2. Андрей Арбузов (Красноярск крае) – 21.53 – нормативка сыешты

3. Александр Клюкин (Новосибирск өлкәсе) – 21.57

10 ноябрь. Казан. ССТС.

 

Йөзү буенча Россия чемпионаты

Хатын-кызлар, 400 метр. Ирекле стиль

1. Арина Опенышева (Красноярск крае) – 4:03.08 –нормативка сыешты

2. Дарья Муллакаева (Пермь крае) – 4:03.92

3. Анастасия Кирпичникова (Свердловск өлкәсе) – 4:06.13

10 ноябрь. Казан. ССТС.

(Арина Опенышева – Россиянең яшүсмерләр рекорды)

 

Йөзү буенча Россия чемпионаты

Ир-атлар, 200 метр. Комплекс

1. Сергей Кашперский (Мәскәү) – 1:55.71 – нормативка сыешты

2. Даниил Пасынков (Мәскәү) – 1:55.81 -  нормативка сыешты

3. Дмитрий Горбунов (Мәскәү) – 1:55.90

10 ноябрь. Казан. ССТС.

 

Йөзү буенча Россия чемпионаты

Хатын-кызлар, 4 х 100 метр. Ирекле стиль

1.  Санкт-Петербург – 3:35.80

2.  Мәскәү  - 3:38.82

3.  Свердловск өлкәсе - 3:39.53

10 ноябрь. Казан. ССТС.

3 нче ярыш көненең барлык нәтиҗәләрен биредә белергә була.

 

“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте