Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Виктор Авдиенко: “Тренерның стратегиядә ялгышырга хакы юк”

Large_news_631395401
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
09.11.2015, 15:45 Рәсми хроника
25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионатының иртәнге һәм кичке йөзү ярышлары арасындагы тәнәфестә тренерлар өчен семинар булып узды.

Су спорт төрләре сараеның конференцияләр залында узган ике сәгатьлек очрашу аншлаг белән узды һәм 5 көнлек турнир кысаларында беренчесе булды. Семинар башланыр алдыннан биология фәннәре докторы, йөзү буенча Россия җыелма командасы баш тренеры вазифаларын башкаручы Сергей Колмогоров бирегә җыелганнарны өйрәнүләр процессы аспектлары турындагы тыныч һәм һөнәри сөйләшүгә чакырды.

Лектор буларак СССР һәм Россиянең атказанган тренеры, исеме дөнья күләмендә танылган белгеч Виктор Авдиенко чыгыш ясады. Авдиенко спортта вак-төякләр булмавына төгәл инанган: олимпия чемпионын тәрбияләү – гадәттән тыш авыр хезмәт. Белгеч әле үзенең җәй көне булып узган су мундиаленннән ял итеп өлгермәгән дә булуын һәм Россия чемпионатында лекция белән чыгыш ясарга планлаштырмаганлыгын әйтеп узды, әмма шулай да тренерлар белән фикерләшеп алырга кирәк санаган – Олимпиада якынлаша.

Фикер алышу ике өлешкә бүлеп уздырылды – беренче бүлек кысаларында катнашучылар йөзүчеләрнең спорт әзерлеге эшен оештыру турында сөйләштеләр, икенчесе кысаларында исә спортчыларны әзерләү эшләрен гамәлгә ашыручы оешмалар эшчәнлеген финанс ягыннан тәэмин итү турында сүз барды.

Лектор өйрәнүләр барышында тактикада ялгышырга мөмкин булуы, әмма стратегиядә ялгышларга юл куелмавы  - эшне дөрес итеп оештырырга кирәклеге һәм бер генә нәрсәне дә төшереп калдырырга ярамавы турында белдерде.  

-        Баланы йөзәргә өйрәтүче тренерның төп бурычы нидә? Хайваннарны беркайчан да йөзәргә өйрәтмәүләре турында уйлаганыгыз юкмы? Алар судан курка чөнки. Баланы йөзәргә өйрәткәндә, беренче чиратта, аның куркуын бетерергә кирәк. Әгәр бала судан курыкмый икән, ул бер дәрес барышында ук йөзәргә өйрәнә. Курка икән – берни дә барып чыкмый. Баланың тынычланганын көтәргә кирәк.

Авдиенко фикеренчә, заманча спорт комплексы әле ул төп мөһим шарт  түгел, иң мөһиме – тренерлар. Моннан тыш системалы якын килү спортчы белән эшли торган барлык белгечләр командасының да бик сайлап җыелуын күздә тота. Спортчы турында барысын да җентекләп белергә тиешләр: ул ничек туклана, ярышлардан соң формасына күпме вакыт эчендә кайтып бетә, ничек ял итә, өйрәнүләр циклы оештырылышын, чыдамлылык өстендә эшләүне исәпкә алырга кирәк.

Авдиенко Америка йөзүчеләренең Россиянекеләрдән аерымлык билгеләренә дә тукталып узды. Беренче чиратта бу бик ныклы сайлап алулар һәм яшәү өчен чып-чын көрәш.

 - 18 яшькә җиткәч ул егет-кызлар барысы да университетка керә. Барлык университетлар да, чама белән 120ләп алар, йөзүне алга сөрә, шулардан 60лабы – бик ныклап дип әйтергә кирәк. Йөзү буенча командада барлыгы 50 кеше. 18 яшьтән алып 22 яшькәчә булган спортчыларның гомуми саны – 6 мең, алар исә барысы да түләүсез белем алуга омтыла. Яхшы стимулмы?

Иртәгә буласы чираттагы семинарны йөзү буенча Россия җыелма командасы баш тренеры вазифаларын башкаручы Сергей Колмогоров уздырачак. Семинарның темасы – югары квалификацияле спортчыларның максиамль йөзү тизлегендә актив гидродинамик каршылыкны киметү технологиясе.

 

“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте