- Тимур, Чемпионат илчесе булырмын дип уйлаган идегезме?
- Дөресен әйткәндә, бөтен тормышым шул максатка юнәлгән, башка артистлар арасыннан мине сайлап алуларына бик шатмын!
- Сезнең тормышыгызда спорт нинди урын били?
- Төп урыннарның берсен, чөнки спорт мине яхшы физик формада тота, спорт аракасында мин үземне сәхнәдә яхшырак, дәртлерәк һәм яшьрәк хис итәм.
- “Comedy Club” резиденты булу чемпион булу кебек үк катлаулымы?
- Олимпия чемпионнары үзләрен танулары һәм бүләкләр алу өчен гомер буе тырышалар, Comedy Club резиденты булу өчен миңа да тырышасы булды, билгеле, бездә бит иң беренче булу таләп ителми, бу очраклы хәлләргә генә бәйле булырга мөмкин, ә чемпион – иң яхшылар арасында беренчесе!
- Дөнья чемпионатында волонтерлар бик күп, алар бушлай эшлиләр, әгәр Сезгә 15 ел элек волонтер булырга дип тәкъдим итсәләр, риза булыр идегезме?
- Әлбәттә! Минем элек волонтер булганым бар, студентлар шуның өчен бит алар, волонтер булыр өчен, бу – тәҗрибә һәм бөтен нәрсә дә акча бәрабәренә эшләнмәүне аңлар өчен.
- Сезнең йөзү буенча 2 нче разрядыгыз бар, ни өчен шушы спорт төре белән шөгыльләнүегезне дәвам итмәдегез?
- Мин спортчы булырга җыенмаган идем, мин тиз йөзүгә караганда, матуррак йөзәм. Матур йөзгән өчен медаль бирсәләр, мин чемпион булыр идем, тизлек буенча миңа тырышырга кирәк.
- Чемпионат кысаларында нинди ярышларда булдыгыз, нинди су спорт төре Сезгә күбрәк ошый?
- Миңа баттерфляй йөзү стиле бик ошый, чөнки бу сүздә минем фамилиям тамыры бар (көлә). Хәтта тәрҗемә итәм - “очучы батыр”! Гомумән мин суны бик яратам, чөнки су кеше өчен бердәнбер очу мөмкинлеге бит.
- Чемпионат нәрсәсе белән истә калды, бәлки, берәр нәрсә гаҗәпләндергәндер?
- Мин Казан өчен тагын бер кабат сөендем, ул чыннан да халыкара шәһәргә, Россия спорт үзәкләренең берсенә әверелә бара!
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте