Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Казан Мария Киселеваның "Су кызы һәм пиратлар хәзинәсе" дигән уникаль проектын күрде

Large_news_img00_(1)
30.12.2013, 18:49 Мәдәният
Казанлылар үз күзләре белән Синхрон йөзү буенча өч тапкыр Олимпия чемпионы Мария Киселева әзерләгән уникаль проектны күрделәр.

Big_img00_(1)

«Су кызы һәм пиратлар хәзинәсе» дип аталган Яңа ел тамашасы 7 гыйнварга кадәр Су спорт төрләре сараенда тәкъдим ителәчәк. Тамашачылар аны беренче тапкыр 28 декабрьдә карады.

Big_img01

Мария Киселева командасы су тамашасын Мәскәү һәм Санкт-Петербургта инде дүрт ел рәттән тәкъдим итә. Казанда әлеге тѳркем беренче тапкыр чыгыш ясый. Спектакль күрсәтү урыны буларак Татарстан башкаласына юкка гына тукталмаганнар, чѳнки нәкъ менә Казан 2015 елда Су спорт тѳрләре буенча дѳнья чемпионатын кабул итәчәк. Чемпионат программасына кертелгән синхрон йѳзүне Мария Киселева, үзе белдерүенчә, тормышының тѳп эше дип саный. «Су спорт тѳрләрен популярлаштыру — безнең ѳчен бик җитди мотивация. Кызлар ѳчен ул иң яхшы спорт тѳрләренең берсе, чѳнки ул кешене бар яктан гармонияле үстерә. Йѳзү ул — сәламәтлек, үсү, чыныгу. Холык ныклыгы да ул. Спорт киләчәк тормышта ярдәм итә. Чемпионнар да массакүләм спортттан үсеп чыга», — дип билгеләде спортчы. Аның сүзләренчә, проект балаларга аңлаешлы телдә аларны спорт белән таныштыру һәм спорт дәресләренә тартуны да максат итеп куя.

Big_img02

Синхрон йѳзү һәм трамплиннан сикерүләр, флайбордларда баш әйләндергеч трюклар һәм су ѳстеннән очулар, тиңдәшсез йѳзмә декорацияләр һәм подиумда чыгышлар — тамашачылар менә нәрсәләр күрде. Бу тамаша нәни казанлылар ѳчен Яңа елда иң хәтергә уелып калачак вакыйга булыр дип фаразлыйлар. Кунаклар тѳрле спорт тѳрендәге атлетлар, шулай ук театр, кино һәм цирк йолдызлары чыгышы белән хозурланды.

Big_img03

Махсус тамаша өчен Су спорт төрләре бассейны танымаслык итеп үзгәртелгән иде. Трибуналарга үткән тамашачы әйтерсең лә әкият дөньясына чума. Өстә - йолдызлы кук йөзе, аста - Су патшасы хакимлек иткән су асты патшалыгы, төрле су астында яшәүчеләр. Каланча һәм трамплиннар ак җилкәнле көймәләргә әверелде. Төп сәхнәдәге хәрәкәт әле су асты патшалыгына, әле патша малае сараена күчә. Тамаша пиратлар пәйда булу белән башланып китә, аннан соң кечкенә тамашачылар һәм аларның әти-әниләре әкиятнең төп персонажы - Су кызы, аның әтисе, патша малае һәм усал Каракатица белән таныша. Соңгысы, диңгез патшасы кебек үк йөзмә платформаларда килеп чыга. Персонажларның костюмнары ачык, матур төсләрдә.

Big_img04

Күп кешегә билгеле булган Су кызы турындагы әкият яңача шәрехләнә: бер сәгать чамасы бара торган тамаша синхрон йөзү, суга сикерү кебек матур номерлар белән үрелеп бара. “Татар-информ” МА хәбәр иткәнчә, тамашачылар күңеленә бигрәк тә флайборд трюклары хуш килгән. Әкиятнең ахырында барлык Яңа ел тамашаларындагы кебек Кыш бабай килеп чыкты. Аның ярдәме белән Су кызы һәм патша малае тарихы бәхетле тәмамлана, яхшылык явызлыкны җиңә. Спектакль ахырында бәйрәмнең иң төп атрибуты – Яңа ел чыршысы су төбеннән күтәрелде.

 

Су спорт төрләре фойесында да Яңа ел атмосферасы хөкем сөрә. Интерактив та бар. Әлеге бәйрәмгә чуму өчен КАССИР.РУ билет операторы сайтыннан билетлар сатып алырга гына кирәк.

Татар-информ” МА материаллары буенча