Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Виталий Мутко Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатыныңы оештыру комитеты утырышын уздырды

Large_news_off_cronicle
17.12.2013, 16:22 Рәсми хроника
17 декабрьдә Россиянең спорт министры Виталий Мутко Казанда 2015 елгы XVI Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын уздырды

Big_img01

17 декабрьдә Россиянең спорт министры Виталий Мутко Казанда 2015 елгы XVI Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын уздырды. Ул әлеге оештыру комитетының рәисе дә булып тора. Утырышка шулай ук су спорт тѳрләре буенча Бѳтенроссия федерацияләре җитәкчеләре, хакимият органнары вәкилләре, Татарстанның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов һәм «Казан 2013» Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов та килгән иде. Әлеге утырышта Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортыннан видеоконференция ысулы ярдәмендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

 

Утырыш башында Виталий Мутко билгеләп үткәнчә, Казанда 2013 елгы җәйге Универсиаданы уздыру тәҗрибәсе 2015 елгы XVI Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты да югары дәрәҗәдә оештырылачак, дип уйларга нигез бирә.

 

«Казан2013» Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов 2015 елгы XVI Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының төп күрсәткечләре турында чыгыш ясады. Аерым алганда, ул мондый чемпионатның Россиядә беренче мәртәбә үтәчәген билгеләп үтте. «Бу бик зур җаваплылык»,— дип белдерде Владимир Леонов.

 

Су спорт төрләре буенча соңгы чемпионатның 2013 елның июлендә Барселонада үткәнлеген, биредә барлыгы 68 медаль комплекты уйнатылганлыгын искәртеп узды ул.

 

Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты Казанда 2015 елда 24 июльдән 9 августка кадәр узачак, үткәрү вакыты расланган. Ярышларда 2,5 мең спортчы, 2 мең рәсми зат, 180-185 ил вәкиле катнашыр дип кѳтелә.

 

Алты спорт төре буенча ярышлар узачак — йөзү, ачык суда йөзү, суга сикерү һәм су полосы, хай-дайвинг (хатын-кызларда 20 м дан, ир-атларда 27 м дан суга сикерү. Әлеге дисциплина FINAның ХХ Техник конгрессында тәкъдим ителде һәм 2013 елдан башлап, Су спорт төрләре чемпионаты программасына рәсми рәвештә кертелде).

 

Казанда 2015 елда 70 медаль комплекты уйнатылачак, бу — су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатлары тарихында рекордлы сан.

Big_img02

FINA таләпләрен истә тотып, ярышларны үткәргәндә инде гамәлдәге инфраструктура файдаланылачак. Шул исәптән, «Kaзan-Aрeнa» стадионын һәм Су спорт төрләре сараен кулланачаклар. «Казан-Арена» стадионы мәйданчыгында урнаштырылачак ике вакытлы бассейн да FINA таләпләренә туры килерлек итеп төзеләчәк. Владимир Леонов хәбәр иткәнчә, бассейнны корачак белгечләр стадионның футбол кырына зыян килмәячәк, дип ышандырган.

 

Хай-дайвинг буенча ярышларны уздыру урыны буларак, Казан Кремле янындагы мәйданчык сайланган. 2013 елгы җәйге студентлар Уеннары вакытында анда Мәдәни Универсиада паркы оештырылган иде.

 

Казанда шулай ук 2015 елда — 2 августтан 16 августка кадәр — «Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты үткәреләчәк.

 

Владимир Леонов хәбәр иткәнчә, FINA (Халыкара йөзү федерациясе) вәкилләре Казанга ике инспекция сәфәре белән килгән инде — 2 сентябрьдән 27 сентябрьгә кадәр һәм 10 октябрьдә. Сәфәр кысаларында белгечләр ярышлар һәм тренировкалар уза торган барлык корылмаларда булганнар. Чемпионатта катнашучылар Универсиада авылында яшәр дип планлаштырыла.

 

Корылмаларны сынау ѳчен, Казандагы Су спорт төрләре сараенда берничә ярыш уздырылган. Әйтик, анда кыска сулыкта йөзү буенча Россия чемпионаты һәм «Дүрт ил арасанда матч» — суга сикерү буенча чемпионат үткән.

 

Владимир Леонов сүзләренчә, 2014 елда Казанда тагын бер сынау ярышы — хай-дайвинг буенча Дөнья кубогы ярышларын уздыру күздә тотыла.

 

Россия Федерациясенең спорт министры, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерләнү буенча оештыру комитеты рәисе Виталий Мутко хәбәр иткәнчә, чемпионатны уздыру концепциясе эшләнелгән һәм бик аңлаешлы. Утырышта катнашучылар соңыннан җиһазларга бәйле техник таләпләр һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышты.

 

РФ спорт министры урынбасары — статс-сәркатибе Наталья Паршикова су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру кысаларында Россия Хөкүмәтенең гарантияләре турында сөйләде. Аерым алганда, болар — спортчылар, тренерлар, чемпионатның рәсми затлары өчен илгә визасыз (шәхесне раслаучы документлар һәм аккредитация таныклыгы нигезендә) керүне тәэмин итү, салымнардан азат итү (ярышларда алынган акчалата керемнәрне һ.б.), ярышларны һәм спортчыларны тәэмин итү өчен кирәкле товарларны илгә җыемнарсыз кертү һәм чыгару, шулай ук чемпионатны уздыруның иминлеген тәэмин итү кебек мәсьәләләр.

 

Исегезгә төшерәбез, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты – иң күп рейтинг җыючы халыкара спорт турнирларының берсе. Чемпионат Халыкара йөзү федерациясе (FINA) тарафыннан ике елга бер тапкыр уздырыла (так елларда). Соңгы тикшеренүләрдән күренгәнчә, Чемпионатның бөтен ил буенча гомуми телеаудиториясе 4,5 млрд. тамашачыдан гыйбарәт.

 

Казан су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты уздыру хокукын 2011 елның июлендә яулады. Бу бәйгедә ул Гонконгтан һәм Мексиканың Гвадалахара каласыннан ѳстен чыкты.

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча