Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Мария Киселева Казанда кабатланмас су тамашасы тәкъдим итәчәк

Large_news_cee7d1ce28afae22e035f6f7e01044d6
13.12.2013, 11:56 Мәдәният
Яңа ел алдыннан казанлылар чын тылсымлы әкият шаһитләре булачак. Синхрон йөзү буенча өч тапкыр Олимпия чемпионы Мария Киселева шәһәр халкына һәм башкала кунакларына искиткеч сюрприз әзерләде

Big_img01

Яңа ел алдыннан казанлылар чын тылсымлы әкият шаһитләре булачак. Синхрон йөзү буенча өч тапкыр Олимпия чемпионы Мария Киселева шәһәр халкына һәм башкала кунакларына искиткеч сюрприз әзерләде. «Су кызы һәм пиратлар хәзинәсе» — менә шул исемдәге тамаша 29 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр Су спорт төрләре сараенда тәкъдим ителәчәк. Россия тамашачысы арасында су спорт төрләрен тагын да ныграк популярлаштыруга булышлык итәчәк бу тамашага соңгы хәстәрлекләр турында атаклы синхрон йөзү остасы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

 

«Бу проект үз эченә берничә жанрны, берничә сәнгать төрен, берничә спорт төрен туплый, һәм асылда бер-берсе белән туры килми кебек тоелган нәрсәләрне бик гармонияле берләштерә. Спектакль күренешләре өч югарылыкта бара: бассейнда, бассейн бортларында төзелгән корылмалардан гыйбарәт сәхнәдә һәм һавада — сикерү өчен трамплиннарда», — дип сөйләде Мария Киселева.

 

Синхрон йѳзү һәм трамплиннан сикерүләр, флайбордларда баш әйләндергеч трюклар һәм су ѳстеннән очулар, тиңдәшсез йѳзмә декорацияләр һәм подиумда чыгышлар — болар барысы да спектакль тамашачыларын кѳтә. Бу тамаша нәни казанлылар ѳчен Яңа елда иң хәтергә уелып калачак вакыйга булыр дип фаразлыйлар. Кунаклар тѳрле спорт тѳрендәге атлетлар, шулай ук театр, кино һәм цирк йолдызлары чыгышы белән хозурлана алачак. Су спорт тѳрләре сарае фойесында Яңа ел рухы хѳкем сѳрәчәк. Интерактив чаралар куллану да каралган. Аниматорлардан якты тамаша, аквагрим, Кыш бабай котлаулары, әкият геройлары белән аралашу мѳмкинлеге — болар барысы да тамашачыларга тылсымлылык тойгысы бүләк итәчәк. Әлеге бәйрәм дѳньясына чумар ѳчен, КАССИР.РУ билет операторы сайтында билетлар сатып алырга кирәк.

 

Мария Киселева командасы су тамашасын Мәскәү һәм Санкт-Петербургта инде дүрт ел рәттән тәкъдим итә. Казанда әлеге тѳркем беренче тапкыр чыгыш ясаячак. Спектакль күрсәтү урыны буларак Татарстан башкаласына юкка гына тукталмаганнар, чѳнки нәкъ менә Казан 2015 елда Су спорт тѳрләре буенча дѳнья чемпионатын кабул итәчәк. Чемпионат программасына кертелгән синхрон йѳзүне Мария Киселева, үзе белдерүенчә, тормышының тѳп эше дип саный. «Су спорт тѳрләрен популярлаштыру — безнең ѳчен бик җитди мотивация. Кызлар ѳчен ул иң яхшы спорт тѳрләренең берсе, чѳнки ул кешене бар яктан гармонияле үстерә. Йѳзү ул — сәламәтлек, үсү, чыныгу. Холык ныклыгы да ул. Спорт киләчәк тормышта ярдәм итә. Чемпионнар да гаммәви спортттан үсеп чыга», — дип билгеләде спортчы. Аның сүзләренчә, проект балаларга аңлаешлы телдә аларны спорт белән таныштыру һәм спорт дәресләренә тартуны да максат итеп куя. Шунысын да билгеләп китик, әлеге проект Татарстан Республикасы Хѳкүмәте һәм Казан мэриясе ярдәме белән тормышка ашырыла.

 

Мария Киселева Казанда узган Универсиадага бәйле хис-кичерешләрен журналистлар белән уртаклашты — әле күптән түгел генә, июль аенда, ул XXVII Бѳтендѳнья җәйге студентлар Уеннары Эстафетасының факел йѳртүчесе булган иде. «Миңа Универсиада бик ошады. Аңа әзерлек процессы да, аны уздыру да, һәм хәзер, Уеннардан соң барган вакыйгалар да бик истә калырлык. Казан — спорт каласы. Монда корылмалар күп, яңа секцияләр ачыла, монда спорт һәм физик культура белән балалар да, аларның әти-әниләре дә шѳгыльләнә ала. Бу — кеше сәламәтлеге ѳчен бик мѳһим. Монда эре чаралар, зур ярышлар, турнирлар уздыру тәҗрибәсе һәм бу тәҗрибәне файдалану мѳмкинлеге бар. Минем фикеремчә, бу — шәһәр үсеше ѳчен, тѳбәк һәм гомумән бѳтен илебез үсеше ѳчен алга таба искиткеч зур адым. Бу елларда бик зур юл үтелгән. Шәһәрнең шундый үзгәрүенә, матурлануына куанмаган бер кеше дә юктыр дип уйлыйм», — диде Мария Киселева.

Департамент Медиа АНО «Исполнительная дирекция «Казань 2013»