Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Су спорт тѳрләре буенча дѳнья чемпионаты талисманын сайлап алу конкурсы финиш сызыгына якынлаша

Large_news_img01_(1)
11.12.2013, 11:08 Мәдәният
Казанда узачак 2015 елгы XVI Су спорт тѳрләре буенча дѳнья чемпионаты талисманы ѳчен иң яхшы идеяне сайлап алуның интернет аша тавыш бирү этабы тѳгәлләнде. Киләсе чемпионатның рәсми сайтына керүчеләрнең күңеленә барыннан да бигрәк Нәни Барс һәм Бака хуш килгән. Хәзер инде жюри конкурсы әгъзаларына талисман идеясен тәмам ачыклап бетерергә туры киләчәк.

Big_img01_(1)

Искә тѳшереп үтик, ай дәвамында Россия халкы киләсе Су спорт тѳрләре буенча дѳнья чемпионаты талисманы ѳчен үз идеяләрен тәкъдим иттеләр. Конкурска илебезнең 33 тѳбәгеннән 120 дән артык гариза тапшырылган. Тәкъдим ителгән идеяләр арасында бер-берсен кабатлаганнары булганга күрә, оештыручылар талисман идеяләре арасында иң популярларыннан шорт-лист тѳзеде, ә тәкъдим ителгән идеяләрнең иң уңышлылары интернет кулланучылар хѳкеменә тапшырылды.

 

Интернет аша тавыш бирү бер атна дәвам итте. Бу вакыт эчендә теге яки бу талисман идеясе ѳчен ѳч меңнән артык кеше тавыш бирде. Тәкъдим ителгән идеяләр турында социаль челтәрләрдә дә фикер алыштылар. Интернет аша тавыш бирүдә Нәни Барс һәм Бака беренчелекне яуладылар.

 

Бер атна эчендә жюри әгъзалары талисман идеясен тулысынча ачыклап бетерәчәк. Әлеге жюри составында спортчылар, Бѳтенроссия йѳзү федерациясе вәкилләре, дизайнерлар, рәссамнар һәм маркетологлар бар. Ахыр нәтиҗә чыгарганда талисман идеясендә чемпионатны оештыручы илнең кабатланмас милли мәдәниятен никадәр чагылыш табуы, бу идеянең маркетинг программасы ѳчен никадәр уңышлы, ягъни әлеге талисман образы нигезендә сувенир продукция җитештерү ѳчен никадәр кулай булуы исәпкә алыначак.

 

Шунысын да ассызыклап үтү урынлы, хәзер нәкъ менә талисманның идеясе сайлап алына, бу идея конкурстан соң дизайнерлар тарафыннан камилләштереләчәк. Конкурста җиңүче — талисман ѳчен иң яхшы идея авторы — чын мәгънәсендә спорт бүләге — 2015 елгы Су спорт тѳрләре буенча дѳнья чемпионатының барлык ярышларына да керү мѳмкинлеге алачак.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты