Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Казандагы дѳнья чемпионатында иң заманча бассейннар кулланылачак

Large_news_img02
11.12.2013, 10:17 Рәсми хроника
Бүген Трентино каласында башланачак Бѳтендѳнья кышкы Универсиадада катнашу ѳчен Италиягә сәяхәт кылган Татарстанның рәсми делегациясе дѳньяда бассейннар эшләп чыгару һәм аларга хезмәт күрсәтү белән шѳгыльләнүче иң зур компанияләрнең берсе — «A&T Europe Spa» компаниясе вәкилләре белән очрашты.

Big_img05

Халыкара йѳзү федерациясенең (FINA) рәсми партнеры белән сѳйләшүләр барышында исә Казанда узачак XVI Су спорт тѳрләре буенча дѳнья чемпионаты ѳчен спорт бассейннарын тѳзү һәм куллануда иң заманча технологияләрдән файдалану турында килешенде.

«A&T Europe Spa» компаниясе «Piscine Castiglione» һәм «Myrtha pools» брендлары белән эшли, алар исә Халыкара һәм Европа йѳзү федерацияләренең рәсми партнерлары булып тора. Республиканың Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов һәм «Казан 2013» Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе «A&T Europe Spa» ширкәтенә нигез салучы Джорджио Коллетто әфәнде белән Италиядә әлеге компаниянең баш офисы урнашкан Ломбардия тѳбәгендә очрашты.

Big_img01

A&T Europe Spa компаниясенә 1961 елда Джорджио Коллетто тарафыннан нигез салына. Бу компания су әзерләү, су чистарту технологияләрен эшләү һәм тутыкмас корычтан бассейннар ясау белән шѳгыльләнә. 1990 елдан бирле компания составына спорт бассейннарын ясаучы бүлек буларак «Myrtha pools» бренды да кушылды. Бүген компаниядә 200 дән артык кеше хезмәт куя, килешүләр нигезендә елына 1500 дән артык бассейн ясала, шул ук вакытта компания кѳн саен уртача алганда бер спорт бассейны эшләп чыгара.

Big_img03

Компаниянең бѳтен дѳньяда 300 дилеры бар, ул дѳньяның 70 тән артык илендә бассейннар тѳзү тәҗрибәсенә ия, аларның гомуми ѳслек мәйданы 60 мең кв. м дан гыйбарәт. Халыкара йѳзү федерациясенең (FINA) рәсми партнеры буларак, бу компания йѳзү буенча дѳнья чемпионатларын һәм Олимпия уеннарын бассейннар белән эксклюзив тәэмин итүче булып тора. Тутыкмас корычтан ясалган панельләрдән җыелма бассейннар кору технологиясен кулланып, бу компаниянең белгечләре 50х25 метр зурлыгындагы бассейнны 2 атна эчендә җыялар, ә бу бассейнны күчереп йѳртү ѳчен бер йѳк машинасы гына файдаланыла. Моннан тыш, компания инде эшләп килгән бассейннарны үзгәртеп кору эше белән шѳгыльләнә: бассейнның бетон чокырын корыч белән тышлап, аларга яңа тормыш бүләк итә.


Big_img04

Очрашу барышында «A&T Europe Spa» президенты ширкәт турында, бренд, эш тәҗрибәсе һәм ѳр-яңа технологияләр турында сѳйләде. Компания тарафыннан эшләнгән бу технологияләр су сыйфатын яхшыртуны да, спортчыларның результатларын күтәрүне дә күздә тота. Барлык яңалыклар да компаниянең үз лабораториясендә җитди тикшерүләр һәм сынаулар уза, аннары халыкара федерацияләр тарафыннан раслана. Татарстан делегациясе компаниянең тикшеренү үзәген, мондагы эш барышын һәм уку-укыту үзәген карады. Әлеге уку-укыту үзәгендә дилерлар һәм белгечләр яңа технологияләрне һәм аларны куллану үзенчәлекләрен ѳйрәнә.

Big_img05

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов һәм «Казан 2013» Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов очрашу барышында «A&T Europe Spa» ширкәтенә Казанны 2015 елгы XVI Су спорт тѳрләре буенча дѳнья чемпионатының башкаласы буларак күрсәтеп, әлеге чараны уздыруның концепциясен тәкъдир иттеләр. Аларның сүзләренчә, «Казан Арена» стадионында ике бассейн тѳзү һәм инженерлык челтәрләренең тулысынча сакланып калуын тәэмин итү — киләсе чемпионатны оештыру комитетының тѳп бурычы. «Myrtha pools» компаниясе белгечләре компаниянең иң заманча технологияләргә ия булуына һәм гамәлдәге барлык инженерлык системаларының иминлеген тәэмин итәргә сәләтле икәненә ышандырды. Проектны тормышка ашырганда, аңа әзерләнгәндә техник мәсьәләләрне хәл итү сроклары турында кара-каршы сѳйләшү барышында уртак фикергә килделәр, проектның тѳп параметрлары һәм Оештыру комитеты белән бергә эшләү ѳчен компания белгечләренең Казанга килү вакыты турында килештеләр. Шулай ук очрашу барышында дѳнья чемпионаты мирасы мәсьәләләре һәм бассейннарны дѳнья чемпионаты тѳгәлләнгәннән соң кабат куллану мѳмкинлеге дә каралды. Очрашуда мирас турында сѳйләшүләрне 2014 елда дәвам итәргә килештеләр.

Big_img06

Искә тѳшереп китик, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты Казанда 2015 елның 24 июленнән 9 августына кадәр барачак. Шунысын да хәтергә алыйк, йѳзү һәм синхрон йѳзү буенча ярышлар ѳчен «Казан Арена» стадионы файдаланылачак. Монда ярышлар һәм тренировкалар ѳчен ике бассейн корылачак.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты