Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Чемпионат Казанда “Культурный сдвиг” этәргече булды

Large_news_КУЛЬТ_СДВИГ_8-1
07.08.2015, 16:30 Мәдәният
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАО, Казан мэриясе һәм “Сдвиг” Казан камера театры “Культурный сдвиг” II Бөтенроссия урам перформансы фестивален тәкъдим итә.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты барган вакытта, “Казан Арена” стадионы тирәли стилобатта ФИНА паркы кунаклары һәм ярышларга килгән тамашачылар Россиянең төрле иҗат коллективларының музыкаль, бию һәм театраль мини-тамашаларын күрә ала.

“Культурный сдвиг” 9 августка кадәр 16.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр барачак. Тамашачыларны иң көтелмәгән образлардагы “тере статуялар”, урам рәссамнары, романтик акустикалы музыкантлар, профессиональ джаз җырчылары һәм хип-хоп мәдәниятенең яшь артистлары, төрле юнәлештәге бию коллективлары, театральләшкән интерактивлар һәм спектакльләр сөендерә. Ике атна эшләү дәверендә фестиваль бик мавыктыргыч дистәләгән перформанслар тәкъдим итте, аларны 2015 елгы Дөнья чемпионатының йөзләгән кунагы күрә һәм бәяли алды. Ләкин “Культурный сдвиг” фестиваленең соңгы көннәре чын-чынлап истә калырлык булырга вәгъдә итә, сәнгать сөючеләр мондагы чараларны һичшиксез барып күрергә тиеш.

Боларның ничек булганы һәм ничек булачагы, артистларның ни өчен бушлай эшләгәне һәм урам перформансы мәдәниятенең нинди әһәмияткә ия икәнлеге хакында фестивальнең сәнгать җитәкчесе Александр Фельдман сөйләде.

- Кеше физкультура белән шөгыльләнгәндә, аның чемпион булачагы турында сүз бармый. Эшнең асылы бит анда түгел. Менә мәдәният белән дә шулай ук. Югары, куәтле, профессиональ сәнгать бар. Безнең балетыбыз иң яхшысы, безнең операбыз танылган, илебездә бик хуш кинофестивальләр... Профессиональ сәнгать үз тормышы белән яши. Ләкин һәвәскәрләр сәнгате дә бар бит. “Профессионал түгел” дигән сүз бу очракта урынсыз, ә “мин сәнгатькә һәвәс, сәнгать яратам” дөресрәк. Һәр кеше ниндидер сәнгатьне ярата бит. Без һәр кешенең дә фортепианода Мацуев кебек уйный алмаганын аңлыйбыз, тик һәркем безнең фестивальгә килеп, үзенә рухи азык алырга, мәдәни ихтыяҗларын туендырырга мөмкин. Шуңа күрә безнең барлык программаларыбыз да күбесенчә интерактив, без тамашачыны процесска җәлеп итәргә тырышабыз, алар үзләре дә артистка, катнашучыга әвереләләр. “Культурный сдвиг” менә нәрсә ул.

- Ни өчен фестивальне Су спорт төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында уздырырга булдыгыз?

- Бездә булганның иң яхшысын күрсәтү дөрес нәрсә ул. Ярышлар гына түгел. Миңа, автор һәм оештыручы буларак, үз проектым турында республикада иң яхшысы дип сөйләү читен, мактыйм кебек килеп чыга бит. Хәер нигә мактамаска әле? Минем уйлавымча, республикада эшләнә торган һәр нәрсә – иң яхшысы ул, игътибарга һәм мактауга лаек. Шуңа күрә мин фестивальне оештыручылар ягыннан да, стилобатларга бик теләп менәбез һәм фестивальне оештырабыз дип ризалык биргән үзебезнең ягыбыздан да бу гамәлне дөрес дип саныйм. Фестивальнең максаты – гадәти урыннарны җанландырып җибәрү һәм аларга яңа мәгънә салу. Мондый нәрсә узган ел Кабан күле яр буенда һәм Иске Татар бистәсендә булды, хәзер исә “Казан Арена” стадионы стилобатында бара, без монда кешеләрнең игътибарын матурлыкка җәлеп итәбез.

- “Культурный сдвиг” фестивалендә нинди коллективлар катнаша?

- Чынлыкта коллективлар бик күп. Казан коллективлары – безнең иске дусларыбыз да катнаша. Менә күптән түгел генә “Волга-Волга” җырлап чыкты, “Criket” төркеме чыгышы алдарак әле. Хәзер “Дорога из города” төркеме хореографик перформанс белән чыгыш ясаячак, “Пантера” камера балеты да чыгыш ясарга ниятли. Гомумән, Татарстан егетләре һәм кызлары бихисап. Һәм, әлбәттә инде, кунакларыбыз. Сургуттан килгән кунакларыбыз – бик данлыклы коллектив, мөгаен, РФда андый төрдәге бердәнбередер дә. Беренчедән, ул яшьләр төркеме, икенчедән, пластика һәм пантомима төркеме ул. Кызганычка, бүген шундый сирәк очрый торган жанр. Шулай ук Пермь шәһәреннән килгән кунакларыбыз да искиткеч иҗат җимешләрен тәкъдим итәләр, авторлар үзләре аны хореодрама дип атый. Чынлыкта без Гогольнең “Үле җаннар” әсәрен хореографиядә караячакбыз. Бу гаҗәеп нәрсә. “Гротеск” белән дә шулай ук. Алар үзләренең “Бер акылдан язу тарихы” дип аталган хезмәтләрен тәкъдим итәчәкләр. Тамашачылар бер сәгать эчендә Дон Кихот турында китапны укып чыга алачак. Өстәвенә, югары сыйфатта, мавыктыргыч һәм дөрес итеп. Һәм инде безнең “Сдвиг” Казан камера театры үзенең 4 иҗат җимешен күрсәтте: спекталь дә булды, эстрада концерт номерлары да, перформанс та. Монда – һәр ял көнне: балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә, теләсә нинди зәвык иясенә. Тере статуялар – Казанның югары уку йортлары һәм көллиятләре укучылары ул.

- Артистлар бушлай эшли. Шулкадәр күп сандагы коллективларны ничек җәлеп итә алдыгыз?

- Һәр кешенең сайлау хокукы бар. Беренче чиратта, тормышта дөрес урыныңдыр ул. Башкалардан алу түгел, үзеңнән бирү мөһимрәк. Без куллану гасырында яшибез, моны үзгәртергә кирәк. Егетләр һәм кызлар үз мисалларында шуны күрсәтәләр дә инде. Берәүне дә мәҗбүриләмәдек. Берәүгә дә: “Син тиеш”, – дип әйтмәдек. Перформансларда катнашучы, тере статуялар булып басып торучы егетләр һәм кызлар – шул эшне теләп алучы, шул эшне теләп башкаручы кешеләр ул.

Ял көннәренә “Культурный сдвиг” программасы

7 август

·    16.30-17.30 – “Гоголь. Үле җаннар” хореодрамасы. “Shake Dance Group” заманча биюләр бәйсез театры һәм яшьләр бию театры (Пермь шәһәре)

·    19.00-20.00 – “Бер акылдан язу тарихы” спектакле. “Гротеск” пластика һәм пантомима халык театры (Сургут шәһәре)

·    21.00 – Фестиваль көненең тәмамлануы

 

8 август

·    16.00-21.00 – “Тере статуялар” перформансы

·    16.00-17.00 – Бию перформансы. “Shake Dance Group” заманча биюләр бәйсез театры һәм яшьләр бию театры (Пермь шәһәре)

·    19.00-20.00 – “Мәхәббәт комедиясе яки 33 бәхетсезлек” спектакле. “Гротеск” пластика һәм пантомима халык театры (Сургут шәһәре)

·    21.00 – Фестиваль көненең тәмамлануы

 

9 август

·    16.00-21.00 – “Тере статуялар” перформансы

·    16.00-21.00 – Яшел концерт: “Сдвиг” Казан камера театры, “Гротеск” пластика һәм пантомима халык театры (Сургут шәһәре), “Shake Dance Group” заманча биюләр бәйсез театры һәм яшьләр бию театры (Пермь шәһәре), “J-Set” төркеме.

·    21.00 – Фестиваль көненең тәмамлануы

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте