Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

ФИНА паркында Dance-баттл

Large_news_img_6169
07.08.2015, 15:07 Мәдәният
7 август көнне 18:00 сәгатьтә ФИНА паркында Dance team U-13 белән берлектә “В ритме чемпионата” бию фестивале үтәчәк.

Бүген ФИНА паркына килгән бөтен кеше Чемпионатның динамик, ялкынлы, спорт ритмын тоя алачак. Бию төркемнәре кара-каршы шушы урам биюләре номинацияләрендә көрәшәчәкләр:

  • Hip hop
  • House dance  
  • Break dance
  • Me against the music
  • Best team show

Музыкальдилбегә  DJ Gavyer кулында булачак. Судьялар ролендә 2009 елның 16 мартында Универсиада дирекциясе һәм Казан шәһәре Мэриясе булышлыгы белән туган “U-13” бию командасы булачак.

Белешмә өчен, “U-13”ның беренче составына төрле стильгә ия булган 9 егет кергән, аның каравы аларның Казанда аналоглары булмаган егетләрдән генә торган бию командасын тудыру теләкләре бер булган. Хәзер команданың составында 21 егет. “U-13” командасы Муз ТВда үткән “Танцуй” телепроектының җиңүчеләре, заманча хореография буенча Бөтенроссия һәм халыкара фестивальләр лауреатлары, “Студент года” номинациясендә “Лучший Творческий коллектив” премиясе җиңүчеләре.

“В ритме чемпионата” бию фестиваленең финал юнәлешләре бүген 18:00 сәгатьтә ФИНА паркында булачак.

ФИНА паркы “Казан Арена” стадионы янында урнашкан һәм 5 мең квадрат метрдан артыграк мәйданны били. Чемпионатны оештыручылар, спорт чараларында катнашу теләге булу-булмауга карамастан, һәркемгә паркка бушка керә алу мөмкинлеге тудырдылар. Моның өчен Чистай урамы яки Ямашев проспекты ягыннан тикшереп кертү пунктларын үтәргә кирәк булачак. Парк 16 августка кадәр көн саен 12:00дән 22:00гә кадәр эшләячәк.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте