Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Виталий Мутко Казанга килде

Large_news_dsc_1380
07.08.2015, 17:30 Рәсми хроника
РФ Спорт министры, 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатын әзерләү һәм уздыру буенча Оештыру комитеты рәисе Виталий Мутко эш сәфәре белән Казанга килде, ул монда 10 августка кадәр булачак.

Программа буенча Виталий Мутко спорт объектларында булырга, су полосы һәм йөзү буенча ярышларны карарга, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашырга, берничә эшлекле очрашу уздырырга җыена. Бүген РФ Спорт министры “Казан Арена” объектында Сербия яшьләр һәм спорт министры Ваней Удовичич белән Сербиядә һәм Россиядә спортны үстерү мәсьәләләре буенча фикерләште. 

Эш визиты программасы кысаларында Виталий Мутко шулай ук Физкультурачы көне кысаларында уздырылучы шәһәр чараларына барачак, ДЧ-2015 турында балалар рәсемнәре күргәзмәсендә һәм Спорт киносы һәм телевидениесе халыкара чемпионаты финалында булачак, Спорт федерацияләре президентлары һәм Оештыру комитетының төбәк волонтерлар үзәкләре-партнерлары җитәкчеләре белән очрашачак.

9 августта РФ Спорт министры Виталий Мутко Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатын ябу тантанасында катнашачак.  

Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте

Встреча Виталия Мутко с министром Сербии
Встреча Виталия Мутко с главой фестиваля спортивное кино
Яңалыклар тасмасын ачарга Басма өчен версия