Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

ДЧ-2015 журналистлары йөзүчеләр ролендә булып карадылар

Large_news_k15_0917
06.08.2015, 15:42 Мәдәният
“Казан Арена” стадионында Omega Media Rase журналистлары арасында ярышлар узды. Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының партнеры – OMEGA компаниясе оештырган әлеге чара журналистларга үзләрен йөзүчеләр ролендә тою һәм суы җиңүләр китерә торган Чемпионат бассейнында 50 метр йөзү мөмкинлеген бирде.

Журналистлар йөзешендә катнашу өчен 119 ММЧ вәкиле гариза бирде. Катнашучыларның физик мөмкинлекләре, яше төрле булганлыктан, җиңүчене гадәти булмаган юл белән билгеләделәр. Ярышлар башланыр алдыннан һәр журналист әлеге дистанцияне күпме вакыт аралыгында үтәчәген фаразлап әйтте. Өстәвенә, секундларына кадәр төгәллек белән. Дистанцияне алдан әйткән шушы вакытына максималь дәрәҗәдә якын килеп үткән йөзүчене җиңүче дип атадылар.

Йөзешнең нәтиҗәләре буенча, алтынны Бразилиядән килгән журналист - Мария Сикьюэйра алды, көмеш медаль Россия журналисты Евгений Коротышкинга эләкте, ә бронзаны Япониядән килгән журналист Аяри Аояма яулады. Җиңүчеләргә OMEGA компаниясеннән дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

“Мондый чаралар журналистларга позитив эмоцияләр бирә! Коллегалар хәзер дәртләнеп кенә калмадылар, алар бәхетлеләр! Көндәлек эш, компьютер, статистика – Чемпионат ахырына таба болар барысы да бераз алҗыталар. Ә бу ярыш җыелган киеренкелекне бетерде һәм Дөнья чемпионатының бассейнын сынап карарга мөмкинлек тудырды!”, - дип сөйләде журналистлар йөзешендә көмеш медаль алган Евгений Коротышкин. Аның фаразлаган вакыты белән дистанцияне дөреслектә үткән вакыты аермасы бары тик 0,009 секунд булды.

Дуслык ярышыннан соң оештыру комитеты эшчеләре дә атлет ролендә булып карый алдылар.

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте

ДЧ-2015 журналистлары үзләрен йөзүчеләр ролендә сынап карадылар
Яңалыклар тасмасын ачарга Басма өчен версия