Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Көч биреп торучы бию төркеме кызлары ДЧ-2015 ярышларында үзенчәлекле шоу оештыралар

Large_news_dsc_9535
06.08.2015, 14:00 Мәдәният
Көн саен Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында су полосы буенча ярышлар тамашачыларны мавыктыргыч уен белән генә җәлеп итеп калмый, матч арасындагы тәнәфесләрдә спортчыларны көч өстәүче бию төркеме сәламли. Төрле һава торышында, салкынмы яки яңгырмы - кызлар трибуналарны ялкынлы биюләре белән дәртләндереп тора.

Чемпионатның су полосы буенча ярышларындагы бию төркемендә 8 кыз. Диана Сабирова һәм тренерлары Анна Ситникова җитәкчелегендә кызлар көн саен спортчылар һәм тамашачылар бик яратып кабул итә торган ялкынлы һәм истә калырлык номерлар башкаралар. Чемпионат өчен 10 номер әзерләнгән. Бер уен да биючеләрнең кечкенә генә шоуыннан башка үтми. Виктория Моисеева, Юлия Осипова, Виктория Желтова, Лилия Хәйретдинова, Анастасия Караева, Айгөл Низамова, Диана һәм Виолетта Машковалар күп кенә яшь кызларны кызыктырган матур һәм “ялкынлы” эшләре турында сөйләделәр.

“Тамашачылар безнен янга килеп, рәхмәтләрен белдерәләр, барысы да бик матур һәм сез булдырасыз, дип әйтәләр, фотога төшәргә сорыйлар. Тамашачылар гына да түгел, ә спортчылар һәм волонтерлар да. Республика безне алкышлар белән каршы ала һәм озата, без аларга зур рәхмәтлебез. Бу шундый рәхәт”.

“Без тамашачылар ролендә Россия спортчыларының уенын карарга бардык. Әлбәттә, атмосфера җәлеп итәрлек, искиткеч! Тамашачылар спортчыларга шулкадәр көч биреп торды, трибуналар да тулы иде”.

“Без барыбыз да кечкенәдән бию белән шөгыльләнәбез, биергә бик яратабыз. Командага килү юлы һәркайсыбызныкы үзенчәлекле. Кемдер акробатика белән шөгыльләнгән, кемдер бал биюләрен яки заманча биюләрне, ә кемдер халык биюләрен үз иткән. Нәтиҗәдә, нәкъ менә шул безгә төрле номерлар куярга ярдәм итә. Кайберәүләребез өчен бу хыял гына иде. Сайлап алу турларында безнең кебек бер көн эчендә 8 төрле образ үзгәртү – һәр артист өчен бәяләп булмый торган нәрсә”.

“Кыенлыклар да булгалый. Аяклар сыдырыла, мозольләр чыга, шуңа өстәп җил һәм яңгыр. Әмма публика алдында булганга күрә, без куркуны һәм авыртуны күрсәтә алмыйбыз. Без елмаябыз һәм соңгы көчебезгә эшлибез”.

“Кичә чыгыш ясарга бик кыен булды, чөнки яңгыр яуды. Без биегән өслек шунда ук тайгакка әйләнде. Көтмәгәндә безгә көз килде, кроссовкалар кибеп өлгермиләр (көләләр). Әлбәттә, безнең ярымфиналда да, финалда да ясаячак чыгышларның планнары бар. Әмма без сюрприз булырлык зур булмаган флеш-моб әзерлибез, без аны башкарачакбыз һәм трибунадагы тамашачылар безгә көч биреп торачаклар!”

Көч өстәп торучы бию төркемнең төп максаты – спортчыларның күңелләрен күтәрү, җанатарларны дәртләндерү, спорт уенына күбрәк ялкын һәм азарт өстәү. Бу 100 процентка башкарыла. Очрашу ахырында кызлар әле медальләр өчен көрәшүче спортчыларга түземлек, көч, драйв һәм, әлбәттә, җиңү теләделәр!

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте