Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Бүген ФИНА паркында “Мисс Чемпионат” матурлык һәм талант конкурсының финалы үтәчәк

Large_news_img_5862
06.08.2015, 13:00 Мәдәният
Казанда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының иң чибәр, талантлы һәм спортны үз иткән кызын сайлаячаклар.

Бүген Чемпионатның төп мәдәни мәйданында матурлык бәйрәме булачак. 19:00 сәгатьтә төп сәхнәгә “Мисс Чемпионат” матурлык һәм талант конкурсының 15 финалисты чыгачак. Шунысы игътибарга лаек, барлык кызлар да Татарстанда яшиләр. Мактаулы “Мисс Чемпионат” исемен яулау өчен конкурста катнашучыларга визитка тәкъдим итәргә, купальниктан дефеле күрсәтергә һәм  блиц-турнирда сорауларга үткен итеп җавап бирергә кирәк. Җиңү өчен үзенчәлекле спорт сыйфатларына ия булу кирәкми. Судьялар финалист кызларның талантын, нәзакәтлелеген һәм чибәрлеген бәялиячәк.

Исегезгә төшерәбез, “Мисс Татарстан” конкурсының оештыру комитеты катнашында барган сайлап алу этапларында 2000 кыз катнашты. Ярымфиналга 50, ә финалга 15 кыз үтте.

Чемпионатның җанатарларын, кунакларны һәм башкала халкын конкурста катнашучы кызларга көч биреп торырга ФИНА паркында көтеп калалар. Чара 19:00 сәгатьтә башлана.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте