Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Талисман идеясен сайларга ѳлгереп кал!

Large_news_culture
11.12.2013, 17:46 Мәдәният
Казанда узачак 2015 елгы XVI Су спорт тѳрләре буенча дѳнья чемпионаты талисманы ѳчен иң яхшы идеяне сайлап интернет аша тавыш бирү бүген 23:59 сәгатьтә тѳгәлләнә. Күңелеңә хуш килгән идея ѳчен чемпионатның рәсми сайтында тавыш бирергә мѳмкин.

Искә тѳшереп китик, талисманның беренчел исемлегенә 7 концептуаль идея керде. Болар — Бѳтенроссия конкурсында катнашучылар арасында иң киң таралган тәкъдимнәр иде. Ай дәвамында Россиянең теләсә кайсы кешесе Су спорт тѳрләре буенча дѳнья чемпионатының Оештыру комитетына үзенең талисман идеясен җибәрә алды. Әлеге талисман спортны, яшьлекне һәм Татарстанның бай гореф-гадәтләрен чагылдырырга тиеш иде. Конкурста Россиянең тѳрле тѳбәкләреннән вәкилләр катнашты, алар арасында профессионал дизайнерлар да, мәктәп укучылары да, студентлар да һәм спорт сѳюче гади кешеләр дә бар. Талисманга кагылышлы концептуаль идеяләрнең күбесе бер-берсен кабатлаганга күрә, конкурсны оештыручылар тарафыннан талисманнарның гомуми беренчел исемлеге — шорт-листы тѳзелде.

 

Интернет аша тавыш бирү тѳгәлләнгәннән соң, конкурс жюрие утырышы булачак, ул теге яки бу талисман идеясе файдасына соңгы карарны кабул итәчәк. Шуны да искә тѳшереп үтик, хәзер нәкъ менә талисманның идеясе сайлап алына, бу идея конкурстан соң дизайнерлар тарафыннан камилләштереләчәк.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты