Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Казан мэры шәһәр волонтерлары акциясендә катнашты

Large_news_k15_8760
05.08.2015, 13:00 Рәсми хроника
Илсур Метшин ФИНА паркына булган визиты кысаларында Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты волонтерлары белән очрашты. Ирекле ярдәмчеләр су мундиалендә башкарган хезмәтләреннән алган хис-кичерешләрен мэр белән уртаклаштылар һәм аны Россия җыелма командасына көч бирү акциясендә катнашырга чакырдылар – Чемпионат башкаласы башлыгы спортчыларга изге теләкләр язылган открыткага имза салды, бу открыткалар соңыннан җыелма команда штабына тапшырылачак.

Очрашу кысаларында волонтерлар мэрга чемпионатка Оештыру комитетының ирекле ярдәмчеләре күзлегеннән булган караш турында сөйләделәр – билгеле, позицияләргә бәйле рәвештә волонтерларның “караш өслеге” үзгәрә инде. Волонтер-атташелар, мәсәлән, ярышларга спортчылар күзе белән, кемдер журналистлар һәм фотографлар күзе белән карый, кемдер исә аны тантаналар пәрдәсе артыннан, кайберләре тамашачылар күзе белән күрә.

Шунысы күңелле: Казанда булучыларның күпчелеге – туристмы ул, яки спортчымы – шәһәрдәге атмосфераның бик үзенчәлекле булуын әйтәләр.  Мэр моңа инде күптәннән спорт башкаласының визит карточкасына әйләнгән волонтерлар тырышлыгы белән ирешелгәнлеген билгеләп узды. Волонтерларның эшкә профессионал яктан килүләре, кунакчыллык һәм ачык йөзлелек – Казанда узучы Чемпионатның тагын бер аерымлыгы һәм инде ул күп тапкырлар бик югары дәрәҗәдә дип билгеләп үтелде.

Катнашучылар арасында инде шактый тәҗрибәле волонтерлар да бар иде – алар инде 2013 елда Казанда узган Универсиадада, Сочида узган Олимпия уеннарында, күпсанлы сынау ярышларында катнашкан кешеләр. Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты ярышларын алдагы тәҗрибәләре белән чагыштырып, волонтерлар Казан кабаттан яңа дәрәҗәгә күтәрелү юлында бер адым ясады дип белдерделәр – хәзер Татарстан башкаласында спорт дөньясында бик зур рейтинглы булган вакыйгаларның берсе бара.  “Бүген бөтен илнең карашы Казанга, димәк безгә дә төбәлгән. Бу зур вакыйганың бер өлеше булу – һәрберебез өчен зур мәртәбә”, - дип белдерде ФИНА Экспо чатыры волонтер-экскурсоводы Ирина Савостьянова.

Белешмәлек:

“Поддержи сборную России!” акциясе City Volunteers шәһәр волонтерлары станцияләрендә 24 нче июльдән башлап уздырылды. Шәһәрдәге шундый 11 ноктада теләгән һәркем махсус открыткаларда Россия җыелма командасына булган теләкләрен язып калдыра ала иде. Санаулы көннәр эчендә Казан халкыннан һәм шәһәр кунакларыннан 10 000нән артык открытка җыелды – сүз дә юк, һәрберсендә спортчыларга спорт  азарты, уңышлар, рекордлар һәм медальләр теләнгән.  Әлеге теләкләр тупланмасын Россия җыелма командасы штабына тантаналы тапшыру, чемпионатның соңгы стартлары алдыннан команданы уңышларга дәртләндерү максатыннын, 5 нче августка планлаштырылган. 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте