Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Гэри Хант: “Җиңү хөрмәтенә бераз шампанское татып карарга була”

Large_news_rian_02674102.hr.ru
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
05.08.2015, 16:15 Спорт
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында уздырылучы хай-дайвинг буенча ярышларда җиңүче һәм аның призерлары турнир тәмамланганнан соң журналистлар сорауларына җавап бирделәр.

 “Мин ярышлар көндезге икедә башлануга һәм безгә коеп яуган яңгыр астында сикерергә туры килмәгәнгә шатмын. Һәм, билгеле инде, яуланган алтын медалемнән бик канәгать. Басыммы? Мин аны һәрвакыт тоеп торам, бу юлы да шулай булды. Хәтерләсәгез, үткән Дөнья чемпионатыннан соң мин 2 елга хай-дайвингтан китеп тордым, әмма хәзер монда булуыма сөенәм. Сездә тәвәккәл кеше генә шампанское эчә дигән әйтем бар бугай? Минемчә, бүген бу эчемлекне татып карарга була. Бик мавыгып китәргә дә ярамый, алда ярышлар бар бит әле. Сезон тәмамланмаган”, – диде ярышларда җиңүче Гэри Хант.

Көмеш медаль иясе булган мексикалы Бернал Паредес билгеләп үткәнчә, спорттагы уңышлар аллага ышанудан башка мөмкин түгел, бу ышаныч спортчыга көч бирә.    

“Көмеш бүләк алуым белән бәхетлемен. Бу минем өчен бик мөһим, Казанда бит мин Барселонадагы Дөнья чемпионатында күрсәткән нәтиҗәмне яхшырттым, анда өченче идем. Динме? Мин күкләрдә кемдер минем өчен борчылып, миңа көч биреп торганга ышанам. Гәрчә үземне дөньядагы иң дини кеше дип атамас идем, иң мөһиме ышану бит! Күпме акча эшлимме? Ышаныгыз, футболчылардан азрак. Гәрчә Мексикада хайдайверларга Хөкүмәт ярдәм күрсәтсә дә. Хай-дайвинг, футболдан кала, популярлыгы ягыннан икенче урындагы спорт төре дисәң дә була”, – дип белдерде Паредес.  

Ярышларның бронза призеры россияле Артем Сильченко журналистлар белән очрашуда, талантлы спортчылар бу спорт төре белән үз илендә шөгыльләнә алсын өчен, Россиядә хайдайверлар күнегүләр ясарлык бер генә булса да база оештыруны сорап, массакүләм мәгълүмат чаралары аша мөрәҗәгать итү мөмкинлеген ычкындырмады.   

“Миңа монда булу бик рәхәт, һәм мин лидерлар өчлегенә керүемә канәгать. Бүген   катлаулы һәм көчле сикерүләр башкарылды. 10лап кеше, чыннан да, медальгә дәгъва кылды. Һәм иң яхшы өчлектә булу мием өчен бик мөһим. Бу ДЧ-2015 Россиядә безнең спорт төрен үстерүгә этәргеч булырмы? Хай-дайвинг хәзер үк инде үсеп бара һәм популярлаша. Казандагы Дөнья чемпионатында без тагын бер кат аның спорт булуын исбатладык. Чөнки күпләр моңа шик белдерә иде. Хай-дайвинг бөтен дөнья буйлап, шул исәптән Россиядә үсәргә тиеш дип нык ышанам мин, ниһаять, безнең илдә дә күнегүләр ясау өчен берәр база барлыкка килмәсме. Сикерү кеше гомере өчен куркыныч түгелме? Аңлагыз, без бит камикадзелар түгел һәм очып төшкәндә тулысынча үз тәнебезгә үзебез хуҗа. Гомумән алганда, без бәхетле кешеләр, чөнки без җир йөзендәге иң гүзәл урыннарда сикерәбез. Шул исәптән Казанда да”, – дип белдерде Сильченко.  

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте