Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Гэри Хант – ДЧ-2015тә хай-дайвинг буенча ир-атлар арасындагы турнир җиңүчесе

Large_news_rackmultipart20150805-6901-1sy7q8j
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
05.08.2015, 15:16 Спорт
Әлеге минутларда Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты кысаларында хай-дайвинг буенча барган ярышлар төгәлләнде. Әлеге спорт төре буенча ярышлар тарихында икенче чемпион титулы иясе булып квалификация җиңүчесе - британияле Гэри Хант билгеләнде.

Финал этабы башланыр алдыннан британияле Блэйк Олдридж көтмәгәндә спорт җәмәгатьчелеген үзенең турнирда катнашмау хәбәре белән шаккатырды.  Бер көн элек хатын-кызлар арасындагы йөзештә булган вакыйгадан аермалы буларак, спортчының бу карары күнегүләр ясаганда имгәнүе аркасында түгел иде. Эш шунда, бүген хай-дайверның очрашып йөргән кызының туган көне, спортчы вакытын аңа багышларга теләгән. Ярышларның вакыты күптән билгеле булуга карамастан, ни өчен өстенлекләр нәкъ менә шул тәртиптә урнашу күпләр өчен сер булып калды. Марафончы Симоне Руффини нәкъ менә “Казансу”да бөтен кеше алдында турнир ярдәмендә ничек итеп сөю эшләрен хәл итәргә мөмкин булуын күрсәткән иде бит.

Ләкин британияленең таҗ өчен мөмкинлекләре башта ук зур түгел иде. Чөнки дүртенче сикерү нәтиҗәләре буенча, гариза биргән 20 катнашучы арасыннан регламент буенча 12се генә калырга тиеш иде. Өч сикереш суммасыннан соң Гран-при җиңүчесе Гавана бары тик 15 нче урынны гына алды, бу исә аның кәефен күтәрмәде.

Ә менә аның ватандашы Гэри Хантның күрсәткечләре бөтенләй башка булды. Квалификация җиңүчесе киләчәккә тулаем өмет белән карый ала иде. Чөнки хәлиткеч сикереш алдыннан ул куып килгән көндәшеннән дүрт дистә баллга алда барды.

Олдриджның өстенлеге турында сөйләгән авторның фикере белән беренче Дөнья чемпионы колумбияле Орландо Дукеның да килешмәскә хакы бар иде.  ДЧ-2015 илчесе һәм квалификация нәтиҗәләре буенча ярышның фавориты 11 нче урында тукталды. Нәтиҗәдә, булачак сенсация турында сөйләшүләр уятты. Әмма имеш-мимешләр бу спорт төренә нигез салучының хисләрен уйнатмады. Калган вакыт аралыгында ул биш урынга югарыга менде. Ә бит Дуке хәзер 42 нче яше белән бара.

ДЧ-2015нең тагын бер Илчесе - россияле Артем Сильченко соңгы сикереш алдыннан призлы өчлектән бер адымга калышты. Әмма төгәлләүче серия барышында ул вакытлыча гына булса да лидерлыкны яулый алган иде. Әмма озак та үтмәде, судьяларга һәм тамашачыларга мексикалы Паредес һәм британияле Хант үз сикерүләрен күрсәттеләр һәм җирле хай-дайверны өченче урынга төшерделәр.

Шунысы кызык, россияле Игорь Семашкодан кала барлык спортчылар да диярлек финалда катнашучыларны сайлау алдыннан бер үк 3,8 катлаулылыктагы сикерү коэффициентын сайладылар (имгәнмәс өчен катнашучылар иң катлаулы комбинацияләрне махсус соңгы сикерүгә калдыралар). Шуңа күрә финалга эләгә алмаган 7 хай-дайверга бар тик үз бәхет эшенә зарланырга һәм сәбәпне башкару осталыкларыннан эзләргә генә кала. Аның каравы, дөреслектә алдан ук хай-дайвингта оттыручылар юк дип билгеләнелгән. Чөнки дөньядагы курку белмәс унлаган кеше генә 27 метр биеклектән суга чума ала. Шуңа күрә катнашучыларның һәрберсе хай-дайвингта көндәшлеккә һәм көнчелеккә урын юк дип әйтәләр, барысы да – зур дус гаилә.

Ничек кенә булмасын, пьедесталда 12 катнашучының бары тик өчесенә генә урын бар. Алар Хант, Паредес һәм Сильченко булдылар. Яулаган урыннары санап кителгән тәртиптә. Шунысы кызык, беренче икесе Барселонада үткән ДЧ-2013нең призерлары булып торалар, ә Сильченко өчен бронза Дөнья чемпионатларында алынган беренче медаль булды.

ДЧ-2015. Хай-дайвинг.

Ир-атлар. Каланча, 27 м.

1. Гэри Хант (Бөекбритания) – 629.30

2. Бернал Паредес (Мексика) –  596. 45

3. Артем Сильченко (Россия) – 593.95

5 август. Казан. "Казансу" 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте