Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Җанатарларның көч биреп торуы – җиңү өчен мөһим фактор

Large_news_dsc_3097
05.08.2015, 15:00 Мәдәният
Трибуналарның шаулавы, кул чабулар, җанатарларның кычкырулары – Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының һәр ярышында спорт бәйрәменең кабатланмас атмосферасы туа. Күбесенчә ул нәкъ менә җанатарларның актив көч биреп тору нәтиҗәсе.

Ярышлар вакытында туган үзенчәлекле атмосфераны спортчылар, оештыручылар һәм тамашачылар еш искә алалар. Ярышларның иртүк яки бик соң булуына карамастан, ярсулы җанатарлар аларның берсен дә калдырмыйлар. "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" КБАО генераль директоры Азат Кадыйров әйтүенчә, җанатарлар башкарган эш – искиткеч һәм бик зур көч бирүгә тиң.

Җанатарлар – Казанның 14 югары уку йортыннан 1200 студент. Аларның ничек шушы командага эләгүләре турында спорт җанатарлары үзәге җитәкчесе Глеб Филиппов сөйләде: “Һәр студентның ДЧ-2015тә җанатар булу мөмкинлеге бар иде. Без ачык конкурс оештырдык, безгә бик күп гаризалар килде. Әлбәттә, югары уку йортлары сайлауда катнаштылар – җанатарлар командасында бары тик активистлар гына, алар үз-үзләрен тәкъдим иттеләр һәм спорт чараларына беренче тапкыр гына килүләре түгел. Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатына даими рәвештә бу бәхетле төркемдәге 1200 кеше килә. Алар үз югары уку йортының координаторы белән киләләр, һәр объеттагы билгеле бер урынны күрсәткән билетны һәм җанатарлар өчен атрибутиканы алалар. Алар барлык катнашучыларга да көч биреп торалар. Җанатарлар трибуналарда чын шоу оештыралар. Без исә бер очкын булып, трибунаның ритмын барлыкка китерәбез”.

Үз чиратында, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты фан-клубы җитәкчесе Таһир Салихов болай дип өстәде: “Җанатарлар – гади студентлар гына түгел, уку белән генә шөгыльләнмиләр. Алар актив, ВУЗда укудан тыш эшчәнлек белән шөгыльләнәләр. Алар спорт белән кызыксыналар, һәм ФИНА дөнья чемпионаты кебек чара аларның игътибарын җәлеп итмичә кала алмады. Алар бөтен күңелләре белән җан аталар, килеп, бөтен стадионны селкетәләр. Алар без алдан әзерләгән флеш-моб бииләр. Без флеш-мобны башлыйбыз, һәм, җанатарларга карап, безгә тамашачылар да кушылалар”.

“Миңа стадионда хакимлек иткән атмосфера бик ошый. Бик күңелле! Без барлык илләргә дә көч бирәбез. Без иң актив студентлар һәм үз югары уку йортыбызны тәкъдим итәбез. Оештыру бик әйбәт, ә ярышлар игътибарны җәлеп итәләр”, - дип сөйләде җанатар Эльнара Киримова.

Чемпионат җанатарлары Интернет челтәрендә дә актив тормыш алып баралар. Көн саен ярышларда төшкән меңләгән фотосурәтләр куела, аларның барысы да “Иң әйбәт фото” конкурсында катнаша ала.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте