Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

ДЧ-2015 вакытында Итил һәм Алсу белән ясалган селфи барлык социаль челтәрләрне “йөреп чыкты”

Large_news_Снимок_экрана_2015-08-05_в_11.21.36
05.08.2015, 11:00 Мәдәният
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының талисманнары – кар барслары Итил һәм Алсу. Алар белән Чемпионатның барлык спорт объектларында фотога төшәргә була. ДЧ-2015 символлары ролендә эшләү өчен волонтерларга җитди сайлап алу узарга туры килүе турында бик аз кеше белә. Талисманнар ролендә эшләү нечкәлекләре турында алар безгә үзләре сөйләде.

Талисманнар өчен милли исемнәр сайлап алынган. Ирләр исеме Итил – Иделнең урта гасырлардагы атамасы, казах, чуаш, татар, башкорт, калмык һәм монгол телләрендә ул әле дә кулланыла. Чемпионат ачылганнан бирле ФИНА паркында аның ролендә волонтер Дамир Рәхмәтуллин эшли: “Сайлап алу бик җитди булды, Универсиада белән чагыштырганда -  анда 20 мең  волонтер таләп ителгән иде -  Дөнья чемпионатына барлыгы 2500 генә кеше сайлап алынды. Конкурс бер урынга 11 кеше иде! Төп таләп – инглиз телен белү. Шулай ук аралашучан, ачык йөзле булу, сабыр холык һәм командада эшләү теләге төп мотивацияләр булды. Бер сменага безнең белән 100 мәртәбәдән артыграк фотога төшәләр. Безнең төп максат – кешеләргә сөенеч китерү!”, ди егет.

Волонтерлар сүзләренә караганда, Чемпионатның талисманнар костюмнарында йөрүләре бик күп көч таләп итә, шуңа күрә смена уртача 6 сәгать чамасы була.

Итилнең иптәше – барс кызы Алсуның да популярлыгы ким түгел. Аның исеме татарчада “ал төстәге су” дигәнне аңлата.

Ангелина Хәкимуллина - Итил белән бер командада эшләүче волонтер. Геройларның кайсысы популяррак дигән сорауга, бер дә уйлап тормыйча, болай дип җавап бирде: “Без бүленмәс, без бербөтен. Алсу белән фотога төшсәләр, шунда ук Итилне дә чакырып алалар. Мин Дөнья чемпионатына эшләргә баруыма бик шатланам, монда шундый шәп атмосфера! Яңа кешеләр белән танышуы бик күңелле, үзеңне кирәкле дип саныйсың, кайвакыт Алсу белән фотога төшәргә чират та тезелә!”

Кар барсы - Татарстан Республикасы символларының берсе. Чемпионат талисманының дизайн-макеты идеясе интернет-тавыш бирү аша Бөтенроссия конкурсы кысаларында сайлап алынды. Талисманнар осталык, тизлек һәм көч-куәтне чагылдыра.

Шунысын да искәртеп узарга кирәк, “Итил” һәм “Алсу” йомшак уенчыклары - Чемпионатка килүчеләр арасында иң күп сатып алына торган сувенир продукция. 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте