Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

ДЧ-2015: Унөченче көн

Large_news_rackmultipart20150803-22137-1mfbbbk
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
05.08.2015, 07:00 Рәсми хроника
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының унөченче көне төрле хорафатларга ышанучы җанатарларны куркытырга тиеш түгел. Бүген 2 спорт төрендә берьюлы 6 медаль комплекты уйнатылачак һәм 5 нче август, чынлыкта, кем өчендер уңышлы көн булачак.

"Казан Арена" бассейны "алтыннар иң күп табыла торган" урынга әвереләчәк, 2 сәгать дәвам итәчәк ярышлар вакытында монда 5 медаль комплекты үз иясен табачак.

Иртән хатын-кызлар арасында 50 метрга аркада йөзү һәм 200 метрга баттерфляй ысулы белән йөзү буенча, ир-атлар арасында 100 метрга ирекле стиль белән һәм 200 метрга комплекслы йөзүдә беренчел раунд бәйгеләре үтәчәк. Бу көнге беренчел ярышларның соңгы төре исә 4 тапкыр 100 метрга катнаш эстафета булачак. Шулай ук ике ярымфинал узышы көтелә: ир-атлар арасында 100 метрга ирекле стиль белән һәм хатын-кызлар арасында 50 метрга аркада йөзүдә.

Ир-атлар арасында финал ярышлары түбәндәге төрләр буенча үткәрелә: 200 метрга баттерфляй, 50 метрга брасс ысулы белән йөзү, 800 метрга ирекле стильдә йөзү. Хатын-кызлар арасында 200 метрга ирекле стильдә йөзү бәйгесе узачак. Соңгы финал исә 4 тапкыр 100 метрга катнаш эстафета булачак.

Казанда 100 метрга брасс ысулы белән йөзүдә Дөнья чемпионы исемен яулаган Адам Пити, 50 метрга брасс белән йөзүнең ярымфинал этабында финишка 26,42 секундта килеп, дөнья рекордын яңартты. Моңарчы рекорд Көньяк Африка йөзүчесе Ван дер Бургта иде, ул аны шул ук көнне квалификация этабы узышларында куйды.

"Казан тамашачылары миңа җиңү өчен өстәмә этәргеч булды", — дип белдерде Бөекбритания вәкиле бүләкләү тантанасыннан соң. Бәлки, тамашачылар аңа тагын бер тапкыр уңыш китерер?

Көндез Казансу елгасы акваториясе дөньяның 23 яшьтән 39 яшькә кадәрге иң көчле хай-дайверлары өчен көрәш мәйданына әйләнәчәк. Кичә хатын-кызлар 20 метр биеклектән сикерүдә ярышкан булса (анда пьедесталда урыннарны АКШ һәм Белоруссия алды) бүген исә безне 27 метрлы каланчадан баш әйләндергеч сикерүләр, трюклар, кулда басып торулар көтә! Финалга кадәрге сикерешләрдә иң яхшы нәтиҗәне Бөекбританиядән Гари Хант күрсәтте, ул нәтиҗәдә 381.80 балл җыйган иде.

Квалификация этабында гамәлдәге Дөнья чемпионы Орландо Дюке 11 нче урынга калды, ләкин спортчы моның мөһим күрсәткеч түгел икәненә ышана, димәк, тамашачылар аның медальгә дәгъва итүен шикләнмичә көтә ала.

"Шулай булгалый, спорт бит бу. Җиңә алмастай кешеләр юк. Ләкин мин сезнең белән килешәм, Орландо бу спорт төрендә лидерларның берсе булып кала, ул финалда үзен күрсәтәчәк әле", — дип уй-фикерләре белән уртаклашты Россия хай-дайверы Артем Сильченко.

Ә менә хай-дайверларның берсе финал сикерешен сөйгәненә багышларга карар кылган, шулай булгач, җиңү аның өчен тагын да әһәмиятлерәк.

 "Хәзер кәләшем Кристина минем өчен ут йотып тора, 9 нчы августта туебыз", — дип сөйләде Украина спортчысы Анатолий Шаботенко.

"Су полосы өчен арена" да үз тамашачыларын 10:50 сәгатьтән 23:05 сәгатькә кадәр көтеп кала, монда көрәш акрынлап кыза бара. Бүген хатын-кызлар җыелма командалары очрашулары көтелә. Башта 11-12 нче (Канада – Казахстан) һәм 9-10 нчы урыннар (Венгрия – Бразилия) өчен уеннар узачак. Испания белән Кытай, Греция белән Россия командалары турнирдагы 5-8 нче урыннарны бүлешер өчен уйнаячак. Ярымфиналларда исә АКШ белән Австралия, Италия белән Нидерланд җыелма командалары көч сынашачак.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте