Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Казанда Aqua Comedy Club уникаль шоу күрсәтәчәк

Large_news_screen_shot_2015-06-17_at_11.25.26_am
04.08.2015, 17:26 Мәдәният
7 нче һәм 8 нче августта Казанда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында “Баскет-холл” спорт аренасында ТНТ каналы өчен Aqua Comedy Club телевизион программасын төшерү һәм концерт үтәчәк.

Comedy Clubны ДЧ-2015 мәдәни программасының хэдлайнерларының берсе итеп сайлау юктан гына түгел. Бүгенге көндә Россия телевидениесендә иң популяр юмор шоуларының берсе буларак, Comedy Club спортныкы булган һәм мәдәни чараларда актив катнаша. Шушы көннәрдә Сочида ел саен була торган “Неделя высокого юмора” зур фестиваль төгәлләнде. Ул Олимпия паркында Олимпия объектларының берсендә – “Ледяной клуб” спорт сараенда үтте. Comedy Club “Формула-1” ярышларына да уңай карый, аларда да актив чыгыш ясый. FINA 2015кә Comedy Club турыдан-туры бәйләнгән – шоуның иң популяр резидентларының берсе Тимур Бәдретдинов бу елны Чемпионат Илчесе булып тора.

“2006 елдан без җир шарының күп төрле урыннарында булдык, әмма әле бер тапкыр да телевизион программа төшерү һәм шоуны үткәрү урыны итеп Казанны сайлаган булмады, - дип әйтте проектның креатив продюссеры Гарик Мартиросян. – Төрле спортныкы булган һәм мәдәни чараларны актив рәвештә хупласак та, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты кебек мондый гаҗәеп зур вакыйганың мәдәни программасының катнашучылары булганыбыз юк иде. Шуңа күрә чыгышыбызның креативлыгы кирәкле дәрәҗәдә булуы безнең өчен аеруча да мөһим. Татарстан башкаласында үтәчәк шоу күп яктан үзенчәлекле булачак. Исемнәре таныш булган Чемпионатта катнашучыларның күбесе безгә кушылу тәкъдимебезгә бик теләп ризалашалар – безнең авторлар аларның һәрберсе өчен үз номерларын һәм мәзәкләрен язалар. Aqua Comedy Club концертында тамашачылар спорт темасына караган концептуаль юмор атмосферасына күмеләчәкләр”.

Чыгышларда Comedy Club резидентларының төп составы катнашачак: Павел Воля һәм Гарик Харламов, Тимур Бәдретдинов һәм Демис Карибидис, Андрей Скороход һәм Руслан Белый, Зураб Матуа һәм Андрей Аверин, Дмитрий Сорокин һәм Марина Кравец, Алексей Смирнов һәм Антон Иванов, шулай ук Илья Соболев.

“Мөгаен, Comedy Club – Россиядә бу жанрдагы иң популяр проекттыр һәм аның концертларын оештыру су мундиаленең мәдәни программасын киңәйтәчәк, аның ялкынлы кушымтасы булачак. Comedy Club позитив һәм күңелле генә түгел, ә сәламәт яшәү рәвешен дә пропагандалый. Барлык резидентлар да актив рәвештә спорт белән шөгыльләнәләр. Шунысы да мөһим, нәкъ менә яшьләрнең кумирлары булган Comedy Club резидентлары әлеге зур спорт чарасын уңай бәялиләр һәм аның мәдәни программасының бер өлеше булып торалар”, - дип әйтте “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Михаил Зотов.

Aqua Comedy Club оештыручылары әйтүенчә, Казандагы концертлар – Татарстан өчен кирәкле булган вакыйга. Чараның бөтен күңел ачу контенты Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының форматын искә алып төзелә. Aqua Comedy Club концертында тамашачылар яңа программаны күрәчәк.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте