Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Рэйчел Симпсон: “Мин, Казанга кире кайтып, яңадан җиңү яулавыма шатмын”

Large_news_rackmultipart20150804-21066-3typix
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
04.08.2015, 16:23 Спорт
Бүген 9 хатын-кыз хай-дайвер 20 метрлы каланчадан сикерүдә чыгыш ясады. Алтын һәм көмешне АКШ спортчы кызлары Рэйчел Симпсон һәм Сесилия Карлтон яулады, бронза медальгә Белоруссиядән Яна Нестерова лаек булды. Призерлар үткәннәре, каланчадагы куркулары һәм аларга кем көч биреп торганлыгы турында сөйләделәр.

“Безнең өчен көн бүген салкын булды, һәм без җылыныр өчен сикердек тә сикердек. Казан – чыннан да бик матур шәһәр. Мин, Казанга кире кайтып, яңадан җиңү яулавыма шатмын. Мин каланчада аска карамаска тырышам, үз-үземне бер йодрыкка төйним дә сикерәм. Куркуга килгәндә исә – мин һәрчак платформага менгәндә куркам, әмма үз-үземне кулга алам. Без барыбыз да моның куркыныч спорт төре икәнен беләбез. Мин үзем белән горурланыр өчен сикерәм. Куркуымны куып, аска омтылам. Без һәр сикерүдә куркабыз – чөнки суга җайсыз чумсаң – бөтен тәнең авыртачак. Йога һәм башка практикалар үзеңне җыеп алырга ярдәм итә”,– диде Дөнья чемпионатында беренче тапкыр катнашучы Рэйчел Симпсон.

Чемпион кыз аңлатканча, билгеле инде, ул бу дисциплинаны Олимпиадага кертүләрен тели, моның өчен хай-дайвингка күбрәк кызлар килү кирәк, әлегә алар бик аз.

“ФИНА һәм Казандагы Чемпионатның Оештыру комитеты  бик зур эш башкарганнар. Хай-дайвинг елдан-ел рәсмирәк спорт була бара. Үткән ел палаткаларда булдык, быел – биналарда  –  бар да бик әйбәт. Мин шул вакыйганың бер өлеше булуым белән горурланам!”, - дип соклану белдерде алтын медаль иясе. Симпсонга бөтен гаиләсе көч биреп тора: ире - тренер, ул анда 7 ел кияүдә, ата-аналары – гимнастика буенча тренерлар.

“Былтыргыга караганда салкынрак, һава торышы без теләгәнчә генә булмый бит ул. Мин тырыштым, яңа төр сикерүләр ясадым. Суга керү өлешемнән аеруча канәгать. Чыннан да, бәяләрне көтәсе булды. Борчылдым. Ахыры әйбәт бетте. Минем платформада махсус ритуалларым юк – мин сикерү турында гына уйлыйм һәм күнегүләрдә башкарганнарымны искә төшерәм. Йомгаклауда урыннар тиешенчә бүленгән - Рэйчел, үзенә басым ясалса, аеруча яхшы чыгыш ясый”, - дип хәбәр итте көмеш медаль иясе Сесилия Карлтон.

2013 елгы дөнья чемпионкасы беледергәнчә, Казанда Барселонадагы турнир белән чагыштырганда катнашучылар саны күбрәк. Карлтонның көч биреп тору өчен үз төркеме бар – тренер ире, шулай ук 4 кыз туганы. Спортчы ата-аналарының иң тугрылыклы җанатарлар булулары турында сөйләде һәм алар аның барлык сикерүләре фотосурәтләренә карата социаль челтәрләрдә комментарийлар язалар икән.

 “Бик шәп булды. Мин Казанда булуыма шатмын  – үзеңне өйдәгедәй хис итәсең. Уңышлар теләүчеләр күңелне җилкендереп җибәрә. Мин платформа кырыена килгәндә – башымда бер уй да калмый – болай үз-үзеңне кулга алу җиңелрәк. Биеклектән ләззәт аласың һәм тагын да сикерәсе килә башлый”,  -  диде журналистларга бронза яулаган Яна Нестерова.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте