Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Гэри Хант: “Казанда мин алтын медаль алырга уйлыйм”

Large_news_img_4224
05.08.2015, 11:30 Спорт
Сайлап алу турында беренче урынны яулаган Бөекбританиядән килгән хай-дайвер, чыннан да, барлык көндәшләрен узып, Дөнья чемпионы булырга уйлый. Гэри Хант Казандагы су мундиаленнән ни көтүе турындагы уй-фикерләрен оештыру комитетының матбугат хезмәте журналистлары белән уртаклашты.

- Сайлап алу турында сез беренче урынны яуладыгыз. Өстенлегегезне финалда да исбатлаячаксызмы?

- Сайлап алу турында мин иң әйбәт нәтиҗә күрсәттем, һәм иң соңгы, иң катлаулы сикерүне судьялар югары бәяләделәр. Бу – минем мөмкинлекләремнең чигедер дип уйламыйм. Әмма бу - сайлап алу туры гына иде, димәк, финалда мин тагын да әйбәтрәк чыгыш ясаячакмын дигән фикердә торам. Моны исәпкә алсак та, күрсәткечләр буенча мин беренче идем һәм моңа бик шатмын.

- Көндәшләрегезне ничек бәялисез?

- Биредә барлык көндәшләр дә лаеклы, мин аларны күптән беләм һәм без бер-беребез өчен борчылып торабыз. Бер-беребезнең сикерүне ничек башкаруын күзәтәбез һәм аннан яхшырак эшләргә тырышабыз. Бу акыллы көндәшлек – ул бары булыша гына.

- Барселонада үткән хай-дайвинг буенча беренче Дөнья чемпионатында сез икенче урынны яуладыгыз. Бу ике ел эчендә сез әһәмиятле үсеш ясагансыз дигәнне аңлатамы?

- Барселонада мин көмеш медаль алдым, аннан соң күп айлар, хәтта еллар дәвамында үз өстемдә эшләдем. Бу вакыт аралыгында мин тырышып күнегүләр ясадым һәм үз техникамны, күрсәткечемне яхшыртырга тырыштым. Шуңа күрә Казанда мин алтын медаль алырга уйлыйм.

- ДЧ-2015не оештыруны ничек бәялисез?

- Биредә барысы да бик шәп! Безгә иң әйбәт нәтиҗә күрсәтә алу өчен бөтен шартлар да тудырылган.

- Сезнең өчен трибуналарның җан атуы ни дәрәҗәдә мөһим? Җил аркасында тамашачыларның тавышлары ишетеләме?

- Җил булу сәбәпле, кайчак без тамашачыларны ишетмибез. Әмма, дөреслектә, трибуналарның тулы булуына мин бик шат. Тамашачыларның җан атып торуы ышаныч һәм көч бирә.

- Хай-дайвинг гади сикерүләргә караганда ни дәрәҗәдә куркынычрак? 27 метр – ул сикергәннән соң имгәнергә мөмкин булган биеклек бит.

- Мин килешәм, 27 метрлы каланчадан сикерү бик куркыныч. Барлык хәрәкәтләрне үз-үзеңне тулысынча кулда тоткан очракта гына эшләргә ярый. Берәрсе суга дөрес чуммаса, ни булачагы турында уйларга да куркам. Без бит бик югары тизлектә төшәбез. Әмма биредә барлык спортчылар да үз эшенең осталары. Шуңа күрә без барысын да хатасыз һәм төгәл эшләргә тырышабыз.

- 27 метрлы биеклектә торганда курку хисен тоясызмы?

- Үзебезне курку белмәс кешеләр һәм андый биеклектән сикерергә шүрләмибез, дип әйтә алмыйм. Әмма без барлык курку хисләрен җиңәргә тырышабыз.

- Нәрсәдән аеруча да каты куркасыз?

- Биеклек – мин иң курыккан нәрсә дип уйлыйсыздыр. Мин үз-үземә аптырыйм: андый биеклектән мин киртәләрсез сикерәм һәм көчле курку хисен тоймыйм. Дөресен әйткәндә, аеруча да мин югары балконнан аска караганда шүрлим.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте