Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Артём Сильченко: “Шәхсән минем өчен кызыл утка юлны аркылы йөгереп чыгу куркынычрак"

Large_news_rackmultipart20150803-4987-mg9xpi
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
04.08.2015, 14:00 Спорт
Хай-дайвинг – иң экстремаль спорт төрләренең берсе, ә аның белән шөгыльләнүче спортчылар, чыннан да, үзләренең кыюлыгы һәм курку белмәслеге белән гаҗәпкә калдыралар. Россия хай-дайверы Артём Сильченко Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының матубгат хезмәте журналистына интервьюсында үзенең куркулары, финалдан ниләр көтүе, башка спортчылар белән үзара мөнәсәбәтләре һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйләде.

- Финалда нинди сикерүләр күрсәтергә җыенасыз?

-  Финалда мин үзем булдыра алганнарын күрсәтәчәкмен, менә шул.   

- Сез кемне үзегезнең төп көндәшләрегез дип саныйсыз?

- Бу сезон йомгаклары буенча төп көндәшем - Гэри Хант, һәм тагын бер унлап кеше, алар заманында бик җитди турнирларда, дөнья беренчелегендә җиңү яулаган спортчылар. Шуңа күрә, минемчә, фактта  10 кеше – дөнья чемпионнары, без барыбыз да бик көчле хай-дайверлар.

- Алдан сайлап алу раундында Сез Гэри Ханттан шактый артка калдыгыз, финалдан ниләр көтәсез?

- Безнең спортта бу шактый артка калу түгел әле, шуңа күрә уен дәвам итә.

- Орландо Дуке 2013 елда Барселонада бу спорт төрендә беренче дөнья чемпионы булды һәм иң көчле хай-дайверларның берсе санала. Алдан сайлап алу раундында ул 11 нче урынга гына чыкты, ник алай икән?

-  Шулай булгалый ул, бу бит спорт. Җиңелмәс кешеләр юк. Әмма мин Сезнең белән бер нәрсәдә килешәм, Орландо бу спортта лидерларның берсе булып кала, минемчә, ул үзен финалда күрсәтер әле.

- Быел квотага тагын ике Россия спортчысын өстәделәр, Сезгә конкуренция булды. Моңа фикерегез ничек?

- Мин бу хакта ике көн элек белдем, һәм дусларымның күбесе бу ярышта катнашуга мин шатмын. Тагын башка илләрдән дә 10 спортчы өстәсәләр дә, шат булыр идем, чөнки алай кызыграк. 

- Сезнең карьерада иң зур биеклек нинди?

- Минем 31 метрдан сикергәнем бар, сикерүчеләр арасында бу әлләни зур биеклек саналмый, әмма мин ярышларда 31 метрдан сикердем. Бу очраклы рәвештә килеп чыкты, без сикергәндә күлдәге су китте, шуңа күрә биеклек көтелгәннән күбрәк булып чыкты. 

- 20 метрдан соң сикерү каталаулырак була дигән сүз дөресме, анда һәр метр сизеләме?

- 20 – 22 метрдан соң һәр метр сизелә – кыенлашканнан-кыенлаша бара. Шуңа күрә бу сүз дөрес.

<!--[if !supportLists]-->- Сезнең карашка, адреналин күләме буенча, хай-дайвингта бер сикерү нәрсәгә бәрабәр?

<!--[if !supportLists]-->- Бу сорауга җавап бирү авыр, һәркемнең үз “каланчасы”.  Кемдер машинада шундый куып йөри ки, андагы адреналин бездәгедән ике тапкырга күбрәк булырга мөмкин.

- Каланчада көчле җилдер әле, ул сикерешләрне башкарырга комачауламыймы?

- Җил колакта сызгыра инде, берни дә ишетелми. Әмма басып торырга була. Моңа игътибар итеп тормыйм – миңа бит, һава шартларыннан бәйсез рәвештә, барырга һәм сикерергә кирәк. Минем өчен бу әһәмиятле түгел. Мин бу җил белән көрәшергә әзерме-юкмы, сорау менә шунда гына.

- Гадәти кеше өчен мондый биеклектән сикерүдән дә куркыныч нәрсә юк инде. Ә сезнең өчен ни куркыныч?

- Шәхсән минем өчен кызыл утка юлны аркылы йөгереп чыгу куркынычрак.

- Һәр сикерештән соң сез көндәшләрегез буларак чыгыш ясаучы спортчыларны җылы сүзләр белән каршы аласыз. Бер-берегез белән мөнәсәбәтләрегез шулай яхшымы?

- Без бер гаилә кебек, бер-беребезне күп еллар беләбез, башка атлетларның гаиләләре белән дә таныш, бер-беребезгә кунакка да барырга мөмкинбез. Гомеребезне, дөресрәге сәламәтлегебезне бергәләп куркыныч астына куябыз бит. Шуңа да дус яшибез.

- Спортның бу төрендә яшь чикләве бармы, карьерагызны ничә яшьтә тәмамларга уйлыйсыз?

- Мин һәр елны сезонны соңгысы буларак ачам, һәр сикереш карьерада соңгысы булырга мөмкин, шуңа да алга планнар кормаска, бүген һәм хәзер чыгыш ясарга тырышам.

- Шулкадәр куркыныч булгач, моны эшләүнең мәгънәсе бармы соң?

- Бар, билгеле! Баш әйләндергеч кичерешләр. Шул ике-өч секундлык очышта – син үзең генә һәм бар нәрсәдән азат. Синең өчен беркем бернәрсә хәл итми һәм берни дә эшли алмый. Бу хәлгә бары тик син генә хуҗа.

- Сикерешләр саны арткан  саен курку хисе кими генә барамы?

- Юк, адреналин һәрвакыт бар, ул беркая да китми. Һәр сикереш алдыннан шул ук курку, шул ук дулкынлану. Бу кайчан бетәр икән дип көтәбез, әмма ул бетми. 

- Гаиләгез бу эшегезгә ничек карый? Хуплау табасызмы? 

- Хатыным синхрон йөзү белән шөгыльләнә иде, хәзер ул әни булды, 7 айлык улыбыз үсә. Минем беркайчан да тиккә генә куркынычка бармаслыгымны беләләр алар, шуңа да мине аңлыйлар. Мин камикадзе түгел, нәрсәдер эшләр алдыннан башта уйлыйм. Алар мине телевизордан һәрчак карыйлар, тизрәк шалтыраталар.

- Әти-әниләрегез сезне аңлыймы соң?

- Әни гимнастика буенча Советлар Союзы җыелма командасында иде, шуңа да минем карарны берсүзсез кабул итте.

- Беренче сикерешегезне хәтерлисезме?

- Бу Кытайда 2004 елда булды, бик куркыныч булганын хәтерлим. Әмма инде каланчага менгәч, сикерергә кирәк иде. Шуннан бирле мин хай-дайвингта. 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте