Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Анатолий Шаботенко: "Финалдагы сикерүләремне кәләшемә багышлыйм"

Large_news_rackmultipart20150803-3822-1waet08
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
04.08.2015, 11:30 Спорт
Хай-дайвинг буенча ярышларның беренчел раундыннан соң Украина спортчысы Анатолий Шаботенко Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты матбугат хезмәте хәбәрчесенә, вакыт табып, 27 метрлы каланчадан сикерүләр турында гына түгел, булачак туе турында да сөйләде.

— Хай-дайвинг — экстремаль спорт төре. Экстримга тартылу каян барлыкка килде һәм сез биеклектән курку хисен ничек җиңә алдыгыз?

— Беренче тапкыр мин Кытайда, хай-дайв тамашасында сикердем. Аннары Артём Сильченко белән таныштым, ул инде шул вакытта ук сикерү белән шөгыльләнә иде, миңа да тәкъдим итте. Әйе, бу куркыныч, тик шул ук вакытта кызык та, адреналин шундый күп, алга барасы һәм торган саен ераграк атлыйсы килә.

— Үз Ватаныгызда шөгыльләнәсезме?

— Мин инде ике еллап Кытайда яшим, су тамашасында эшлим, шунда ук күнегүләр дә уздырам. Безнең өйрәнүләрдә батут та бар, акробатика да. Гадәти сикерүләрдәге кебек, без спорт залында шөгыльләнәбез, әзерләнәбез. Ә аннары биеклекне арттыра барабыз: 10, 12, 15 метр, шул рәвешле 27 метрга кадәр.

— Көн тәртибе һәм өйрәнүләр вакыты ничегрәк?

— Ярышлар алдыннан безнең билгеле бер график, расписание бар, безгә кайсы вакытта икәнен хәбәр иттеләр, без килдек, ун метрдан берничә сикереш ясадык та өскә менеп киттек. Ә гомумән алганда, гадәти көннәрдә, бездә — вакыт ягыннан чикләнмәгән өйрәнүләр графигы, чөнки бассейндагы суга сикерүчеләр кебек 40 тапкыр бер үк сикерү күнегүен кабатлау дигән нәрсә юк. Бу организм өчен бик авыр, үзеңне тиешле формада тоту өчен, 27 метрдан бер көнгә иң күбе 5 тапкыр гына сикерергә була. Ягъни бу аз-азлап эшләнә, акрынлап менә барасың. Ул биеклектән сикергәндә инде без һәр сикерешне ярышлардагы кебек итеп башкарырга тырышабыз, чөнки бу бик куркыныч булырга, теләсә нинди ялгышлык та аяныч тәмамланырга мөмкин.

— 27 метрлы каланчадан сикерү тугыз катлы йорттан сикерүгә тиң, диләр, бу суга дөрес кермәгән очракта үлем куркынычы яный дигәнне аңлатамы?

— Үлем очракларының, Аллага шөкер, булганы юк. Тик мин суга дөрес кермәүне ике тапкыр үз җилкәмдә татыдым. Шуның белән шул, суга бик көчле бәрелдем, аңны югалттым, мине су астыннан водолазлар алып чыккан. Ягъни мин аңсыз булганмын.

— Ә гомумән алганда, бу спорт төрендә җәрәхәт алу, имгәнү куркынычы никадәр югары?

— Имгәнү куркынычы һәрвакыт бар, биеклек 27 метр, без якынча сәгатенә йөз километр тизлек белән очабыз. Имгәнү куркынычы бик зур, ләкин без берәүгә дә, шул исәптән үзебезгә дә тормышыбыз өчен куркыныч булмаслык итеп сикерергә тырышабыз.

— Дөресен әйткәндә, суга керү авырттырамы?

— Юк, техник яктан барысын да дөрес башкарганда, бернәрсә дә авыртмый, бернинди авырту да булмый.

— Казанда чыгыш ясау ничегрәк, трибуналарның ярдәме, көч биреп торуы сизеләме?

— Россиядә, Казанда чыгыш ясау искиткеч шәп, тамашачылар — супер! Мин барысына да рәхмәтле, без бер илдә яшәгән кебек, тамашачылар безгә дә шундый көч биреп, хуплап торалар, моның өчен аларга бик зур рәхмәт! Гомумән, безне теләсә-кайсы илдә алкышлар белән сәламлиләр, ярдәм итәләр, спорт сәясәттән читтә ул. Без — спортчылар, без халык өчен чыгыш ясыйбыз, чыгышларыбызны карап тору күңелле булсын өчен тырышлык куябыз. Бу безнең өчен дә, тамашачылар өчен дә рәхәт, алар алкышлар белән безгә рәхмәтләрен белдерәләр.

— Мөгаен, сезнең махсус туклану режимыгыз бардыр? Ашау мәсьәләсендә ниндидер тыюлар бармы, гастрономик муллыктан үзегезгә нәрсәләрне рөхсәт итмисез?

— Бездә билгеле бер баланс сакланган гадәти туклану тәртибе. Ләкин мин бернинди газлы су, сыра һәм башка шундыйларны эчмим. Өйрәнүләрдән соң без шулкадә калория югалтабыз ки, үзеңне әйбәт кичке аш белән сөендерергә дә була.

— Уңышлы булсын өчен, күп кенә спортчылар сикереш алдыннан ниндидер йолалар башкаралар, күпләрнең үз ырымнары да бар. Ә сезнеке бармы?

— Дөресен әйткәндә, шәхсән үземнең бернинди махсус гадәт-йолам да юк — каланчага менәм дә күңелдән генә сикерешне кабатлап алам, аны уйларымда күз алдына китерәм. Шуның белән шул — сикерәм. Үз башым, үз гәүдәм эшләргә тиеш.

— Ә башка сикерүчеләрдә шундый ырым-хорафатлар күргәнегез бармы?

— Һәрберсенең үзенчә. Кемдер каланча алдыннан дога укый, кемдер чукынып ала, мин болардан башка гына эшлим. Бары сикереш турында гына уйларга тырышам, һәм алга — эшләргә, яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә.

— Казанга килүегез беренче тапкыр гына түгел инде. Татарстан башкаласы нәрсә белән хәтергә уелып калды?

— Әйе, шулай, без узган ел Казанда Дөнья кубогы ярышларында булдык. Былтыр без Кремльгә бардык, урамнарда йөрдек, паркка кереп чыктык, хәзер исемен хәтерләмим инде. Тик бик ошаган иде, Казан бик хуш һәм матур кала, кешеләре дә дустанә, барысы да супер!

— Туганнарыгыз сезнең бу хезмәтегезгә, сез сайлаган спортка нинди карашта?

 — Алар чып-чын шок хәлендә! Әле һаман да. Мине Кытайда шоуда эшли, шунда гына чыгыш ясый дип уйладылар. Мин алар борчылмасын, бернинди стресс та булмасын өчен, башта әйтми йөрдем.

— Ә аннары?

— Әни мине телевизордан күргән. Аңа кемдер шалтыраткан да: «Телевизорыңны куш, анда синең улың сикерә», — дигән. Ул нинди биеклектән икәнен караган да, миңа: «Син нәрсә, ычкындыңмы әллә? Нәрсә эшлисең?» — дип шалтыратты. Хәзер, әлбәттә, барлык туганнарым да минем өчен ут йотып, борчылып, көч биреп торалар.

— Сезнең җанатар булып Казанга килмәделәрме?

— Килә алмадылар, телевизордан карарлар. Болай миңа да, аларга да тынычрак булыр! (елмая).

— Сикерүләрегез кемгә багышлана?

— Сөйгәнемә! Хәзер минем өчен кәләшем Кристина ут йотып тора, 9 нчы августта туебыз булачак.

— Димәк, Дөнья чемпионаты бетүгә үк, туры — ЗАГСка?

— Шулай булып чыга! (елмая) Туй Мәскәүдә узачак.

— Аңа тәкъдимне ничек ясадыгыз?

— Кияүгә чыгу тәкъдимен мин дә ярышларда ясадым. Ул 2013 елда Таиландта Дөнья сериясе ярышлары иде. Оештыручылар белән сөйләштем, алар фотография ясадылар, һәм мин сикергәннән соң «Кристина, син миңа кияүгә чыгасыңмы?» дип язылган плакатны кулыма күтәрдем. Без өйләнешүне планлаштырып йөрсәк тә, Кристина, әлбәттә инде, бернидән дә хәбәрдар түгел иде, мондый тәкъдим аның өчен зур сюрприз иде, шуңа күрә аңа икеләтә рәхәт булды.

— Ул спортчы кызмы?

— Әйе, элек синхрон йөзү белән шөгыльләнгән, Мәскәү өчен чыгыш ясаган. Без Кытайда, су тамашасында таныштык, ул анда катнаша иде.

— Сезнең эшегезгә аның мөнәсәбәте ниндирәк?

— Ул минем җанатарым, борчылып тора. Минем нәрсәдер барып чыкмаганда, ачуланып: "Бар, күнегүләр яса, шөгыльлән" — ди, өстәмә этәргеч бирә. Ул минем иң гадел тәнкыйтьчем, бәлки, ул булмаса, мин хай-дайвинг белән шөгыльләнмәгән дә булыр идем.

— Туй алды мәшәкатьләре вакында Дөнья чемпионатында чыгыш ясап йөргәнгә кәләшегез үпкәләмиме соң?

— Әлбәттә, үпкәли. Ләкин эш эш инде ул. Финалдагы сикерүләремне мин кәләшемә багышлыйм! Ә аннары — Мәскәүгә, өйләнергә китәм! (көлә).

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте