Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Дэвид Паредес: “Без барыбыз да – зур бер гаилә”

Large_news_rackmultipart20150803-4987-eclnjk
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
03.08.2015, 18:01 Спорт
Хай-дайверлар – пьедесталдагы урын өчен көрәштә көндәшләр генә түгел, дуслар да икәнлеккә бүген журналистлар да ышанды. Алдан сайлап алу раундында спортчылар рәхәтләнеп интервью бирделәр һәм үзләренең хис-тойгылары белән уртаклашып кына калмадылар, шул ук вакытта бер-берсе белән бик дустанә аралыштылар да.

“Үткән ел Казанда без чыгыш ясаган идек инде һәм минем күңелемдә бик якты истәлекләр калды. Бүген өч сикерүдән соң мин өченче урынга чыктым, бер көннән соң безнең финал да башлана инде, мин, үз осталыгымны күрсәтеп, пьедесталга менәргә тырышам “, - дип өмет белдерде мексикалы Дэвид Паредес.

Ул үзенең башка хай-дайверлар белән дуслыгы турында да сөйләде.

“Без барыбыз да – зур бер гаилә. Гадәттә без бергәләп сәяхәт итәбез, ярышларда очрашабыз һәм анда гына да түгел. Кайберләрен мин гаилә әгъзаларыма караганда да ешрак  күрәм. Без барыбыз да бик дуслар, әмма бу ярыш бит, һәм барысы да берьюлы беренче урынга чыга алмый. Шуңа да карамастан, һәр сикерүдән соң без бер-беребезгә көч бирәбез, чөнки без  – әйбәт дуслар”, - дип өстәде Паредес.

Дуслык һәм ярдәмләшү турында журналистларга Украина сикерүчесе  Анатолий Шаботенко да сөйләде:

 “Без монда аралашып торабыз, безгә бер-беребезне өнәмәскә сәбәп юк, без беркем дә аңламаганны аңлыйбыз – шундый биеклектән сикерергә кирәк бит. Шуңа күрә без, билгеле инде, көндәшләр булсак та, һәрвакыт башкаларга көч биреп торабыз, ярышлардан читтә дә очрашабыз, көндәлек тормышта да”, - диде Украина хай-дайверы.

Алдан сайлап алу раундында җиңүче Гэри Хант үз позицияләрен бирергә җыенмый һәм Дөнья чемпионатында җитди чыгыш ясарга тели:

“Барселонада Дөнья чемпионатында алган көмешемнән соң мин монда беренче урынга өметләнәм, мин бик күп хезмәт куйдым һәм үз нәтиҗәләремне яхшырттым. Шуңа күрә, минемчә, җиңәргә барлык  шансым да бар”, - дип белдерде британияле спортчы.

Хай-дайвинг буенча беренче дөнья чемпионы, 2013 елда Барселонада алтын алган колумбияле Орландо Дюке алдан сайлап алу раундында 11 нче урынга гына чыкты. Финалның уңышлы тәмамлануына өметен югалтмый әле ул.

“Бу бары тик ярышлар гына. Кайвакыт җиңәсең, ә кайчак юк. Шуңа күрә куркыныч нәрсә юк, бүген мин лидерлар өчлегендә түгел. Минем әле әзерләнергә һәм финалда үз мөмкинлекләремне күрсәтергә бераз вакытым бар”, - дип белдерде Дюке. 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте