Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Тиңдәшсез Элмира Кәлимуллина ФИНА паркында чыгыш ясады

Large_news_dsc_0256
03.08.2015, 13:22 Мәдәният
Кичә Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының төп мәдәни мәйданында “Музыка веры” Халыкара дини музыка фестивале узды. Төп сәхнәдән төрек, яһүд, балкан, этник әсәрләре, шулай ук рус рухи кантаталары яңгырады.

Чыгышлар төрле конфессияләр һәм илләр вәкилләрен җыйган  “Музыка веры” 4 нче халыкара фестиваль кысаларында тәкъдим ителделәр. Чыгышлар программасы дөнья диннәре арасындагы бәйләнешне символлаштыручы – төрле конфессияләрне догага чакыру буенча микс буларак тәкъдим ителгән әсәр белән ачылып китте. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе Лада Лабзина сүзләренә караганда, фестивальне оештыру идеясе инде яңа түгел: “Концепция күптән туган иде инде, ул биредә, Татарстанда “очып йөрде. Республикабызда төрле милләт вәкилләре бик күп һәм аларның күбесе йөзәр ел дәвамында бер-берләре белән дус-тату яшиләр. Шуңа да мондый фестиваль идеясе биредә бигрәк тә актуаль. Төрле дин вәкилләренә бер сәхнәдә эшләү ничек рәхәт икәнлеген күрәм мин”, - диде ул.     

Парк кунаклары фестиваль кысаларында Айдар Сөләйманов, Алинә Шәрибҗанова, Гөлнур һәм Гүзәл Гатиналар, Айгөл Хисмәтуллина, джаз музыканты-пианиночы Андрей Руденко, ТР дәүләт камера хоры, “Новая музыка” камера оркестры һәм “Узорика” төркеме чыгышларын ишеттеләр.  Фестивальдә катнашыр өчен Казанга махсус рәвештә Болгариядән “Светоглас” вокал төркеме килде.  

Фестивальдә шулай ук Россия җырчысы, Татарстан Республикасының атказанган җырчысы, Беренче каналдагы “Голос” телевизион музыкаль шоуда финалга чыккан  һәм Россиянең “көмеш тавышы” исеменә лаек булган Эльмира Кәлимуллина да катнашты. Ул үзенең “Шәһри Болгар” дип исемләнгән яңа җырын башкарды. “Җыр татар тарихын гәүдәләндерә һәм бик күп матур милли борылмаларга ия. Аны хәтта татар телен белмәгән кеше дә аңлый ала, чөнки музыка, хисләр һәм кичерешләр теле һәркемгә аңлаешлы”, - дип белдерде җырчы.  

Эльмира Кәлимуллина Чемпионат Илчесе дә әле. Бу вазифада чыгыш ясау аның өчен инде яңалык түгел. Эльмира шулай ук 2013 елда узган Универсиада илчесе дә булган иде: “Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Илчесе булу минем өчен бик зур хөрмәт. Берничә ярышны карадым, ачык суда 25 километрга йөзүчеләрне күреп хозурландым. Чемпионнарны бүләкләү минем өчен бик зур һәм шатлыклы хәл булды. Су спорт төрләре буенча Чемпионат үзе минем өчен бик кызыклы, мондый югары дәрәҗәдә оештырылган ярышларны беркайчан да күргәнем булмаган иде”, - диде Эльмира. 

 

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте

7 фото
Тиңдәшсез Эльмира Кәлимуллина ФИНА паркында чыгыш ясады
Яңалыклар тасмасын ачарга Басма өчен версия