Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

3-5 августка ФИНА паркында мәдәни программа

Large_news_dsc_3997
03.08.2015, 11:03 Мәдәният
Үткән ял көннәрендә ФИНА паркына барлыгы 22 000нән артык кеше килгән. Статистика буенча Парк эшли башлаганнан бирле анда 159 000нән артык кеше булган. Кунаклар өчен бик бай мәдәни-күңел ачу прогаммасы әзерләнгән: конкурслар, ярышларны трансляцияләү, төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге башкаручылар катнашында концертлар.

ФИНА паркы чаралары программасы:

3 август (дүшәмбе):

12.00 - 14.00 “Казанга рәхим итегез!” көндезге концерт программасы
12.30 - 13.00  “Планета Фитнес”тан спорт күнегүләре
14.00 - 16.00 Алып баручылардан интерактив программа һәм конкурслар, ярышларны турыдан-туры трансляцияләүләр.
16.00 - 22.00 “Рок-волна” фестивале. Паркның төп сәхнәсендә яшь һәм атаклы коллективлар чыгыш ясаячак. Кунаклар “Большой куш”, “Ледокол Пушкин”, “Плуты”, “Cricket”, “Oshean”, “Holiday” ВИА төркемнәрен тыңлый ала. Вакыйганың хедлайнерлары Anton Vosmoy һәм “Волга-Волга” ВИА булачак.

 4 август (сишәмбе):

12.00 - 14.00 “Казанга рәхим итегез!” көндезге концерт программасы
12.30 - 13.00 “Планета Фитнес”тан спорт күнегүләре
14.00 - 17.00 Алып баручылардан интерактив программа һәм конкурслар, ярышларны турыдан-туры трансляцияләүләр.
17.00 - 18.00 Татарстан Республикасының һәм Россиянең иң яхшы иҗат коллективларыннан концерт программасы.
18:00 - 19:00 “U13” иҗат коллективы чыгышы.
19:00 - 21:00 “Созвездие – Йолдызлык” фестивале. Паркның төп сәхнәсендә 10 елдан артык эстрада башкаручыларын берләштерүче республика яшьләр проектында катнашучылар чыгыш ясый.
21:00 - 22:00  Россия өчен уникаль шоу-программа “Танцы под водой”. 

 5 август (чәршәмбе):

12.00 - 14.00 “Казанга рәхим итегез!” көндезге концерт программасы
12.30 - 13.00 “Планета Фитнес”тан спорт күнегүләре
14.00 - 17.00 Алып баручылардан интерактив программа һәм конкурслар, ярышларны турыдан-туры трансляцияләүләр.
17.00 - 18.00 Татарстан Республикасының һәм Россиянең иң яхшы иҗат коллективларыннан концерт программасы.
18:00 - 19:00 Татар эстрадасы йолдызы Илназ Сафиуллин концерты.
19:00 - 21:00 Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбле.
21:00 - 22:00 Россия өчен уникаль шоу-программа “Танцы под водой”.  

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте