Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Ким Кук Хьян: “Мин көненә 5 сәгать шөгыльләнәм, 40 сикереш ясыйм”

Large_news_rackmultipart20150730-2084-aan71z
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
30.07.2015, 21:23 Спорт
Хатын-кызлар арасында 10 метрлы каланчадан суга сикерү буенча ярышлар тәмамланганнан соң Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА Дөнья чемпионаты җиңүчесе һәм призерлар журналистларның сорауларына җавап бирделәр.

 “Беренче чиратта, алкышлары өчен казанлыларга һәм төрле яклап күрсәтелгән ярдәм өчен илебез хөкүмәтенә рәхмәт әйтәсе килә.  Бүләкләү тантанасы вакытында хәрби сәламләүме? Әйе, сез дөрес тотып алгансыз. Шул рәвешле без илебез лидерына карата хөрмәт һәм чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Спорт әзерлегеме? Мин профессиональ спорт белән 12 яшьтән шөгыльләнәм. Хәзерге вакытта мин көненә 5 сәгать: иртән 2 һәм кичен 3 сәгать шөгыльләнәм. Көн дәвамында 40лап сикереш башкарамдыр. Нинди нәтиҗә көткән идемме? Олимпия уеннарына юллама”, - дип җавап бирде әле генә “табадан төшкән” Дөнья чемпионкасы Ким Кук Хьян.

Финалдагы иң яшь катнашучы – 14 яшьлек кытай кызы Рен Цян, квалификациядә булган уңышы һәм соңгы омтылышка кадәр лидерлыкта барган булуына карамастан, кулдан ычкынган титул өчен артык уфтанмаганлыгын белдерде.

“Бу минем беренче Дөнья чемпионатым һәм мин үземне күрсәтергә бик тырыштым. Барлык уйлаганнарымны да тормышка ашыра алмавым кызганыч, билгеле, әмма икенче юлы бар булдыра алганымны 100 процент күрсәтә алырмын дип ышанам. Тәҗрибә җитеп бетмәдеме? Дөресен генә әйткәндә, Төньяк Корея спортчысына куелган билгеләргә карап мин бераз дулкынландым, бу исә минем соңгы сикерешкә йогынты ясады. Сез моны минем яшемә бәйле дисезме? Әйе, миңа 14 яшь, әмма мин бу дулкынлануны яшькә бәйләмәс идем”, - дип белдерде Рен Цян.

Малайзиядән килгән спортчы кыз Казандагы Дөнья чемпионатында күрсәтелгән нәтиҗәләр Рио-де-Жанейрода узачак Олимпиадада яуланачак җиңүләргә яхшы җирлек булырга мөмкин дип белдерде.

“Беренче чиратта бу җиңүем өчен Аллаһы Тәгаләгә һәм минем өчен ут йотып торучы гаиләмә рәхмәт әйтәсе килә. Икенче сикереш әллә ни яхшы башкарылмауга карамастан, нәтиҗәләремнән мин бик канәгать. Малайзиядә спортның бу төре бик популяр һәм бу спорт төренә яшьләр торган саен күбрәк тартыла дип әйтергә телим. Минем уйлавымча, Рио-де-Жанейрода узачак Олимпиадада безнең ил яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә тиеш. Олимпиадада алтын медальгә ия булу теләсә кайсы спортчының иң зур хыялы”, - дип белдерде дисциплинаның бронза призеры Панделела Памг Ринонг

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте