Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Ким Кук Хьян – 10 метрлы трамплиннан суга сикерү буенча Дөнья чемпионкасы

Large_news_rackmultipart20150730-2093-1b6w187
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
30.07.2015, 20:47 Спорт
Әлеге минутларда Су спорт төрләре сараенда хатын-кызлар арасында 10 метрлы трамплиннан шәхси сикерүләр буенча ярышлар тәмамланды. Баллар суммасы буенча, Корея Халык-Демократик Республикасы спортчы кызы Ким Кук Хьян җиңүче булды.

Беренчелек өчен көрәштә Төньяк Корея спортчы кызы Ким Кук Хьян Кытай дуэтын узып китте. Финалның иң яшь катнашучысы, 14 яшьлек Кытай кызы Рен Цян һәм аның партнеры Ши Яцы дуэтын башта фаворитлар рәтенә керткәнәр иде. Беренчесе ягында – квалификациядән соң җиңү яулагач туган психологик ышаныч бар. Икенчесендә – гамәлдәге дөнья чемпионкасы титулы һәм тәҗрибә. Финал буена нәкъ менә Кытайдан килгән спортчы кызлар беренчелек өчен бер-берсе белән ярыштылар. Соңгы бишенче сикерүдән соң Кытай кызлары 312 һәм 311 балл тупладылар. Әмма Корея Халык-Демократик Республикасыннан килгән Ким Кук Хьян урыннарны бүлүгә бөтенләй башка карашта торган ахры.

Аның сикерүе Кытай кызларының чыгышын тоныкландырды. Финалда аның әйбәт чыгышын судьялар да лаеклы баллар белән билгеләп үттеләр. Берьюлы ике арбитр спортчы кызның чыгышын югары разрядлы 10 балл белән бәяләделәр. Ә мондый хәл заманча спортта бик сирәк күзәтелә. 10 метрлы каланчадан сикереп, әйбәт нәтиҗәләр күрсәткәч, спортчы кызның көндәшләре борчыла башлады. Үз дулкынлануын Ким Кук Хьян артыннан барган Кытай кызы Ши Яцзы тыя да алмады, нәтиҗәдә, чыгышын әйбәт башкармады һәм үз мөмкинлеген Малайзиядән килгән спортчы кыз Панделеле Памгга бирде.

Озакламый Су спорт төрләре сараендагы тулы трибуналарны тагын бер нәрсә шаккатырды: ватандашы кебек үк, Рен Цян дә үз элементларын әйбәт башкара алмады һәм беренче урынны Төньяк Кореядан килгән спортчы кызга калдырды. Бүләкләү тантанасында бәхетеннән, әмма лаеклы җиңүеннән Ким Кук Хьян күз яшьләрен тыя алмады.

ДЧ-2015. Суга сикерү.

Хатын-кызлар. Каланча, 10 метр.

1. Ким Кук Хьян (КХДР) – 397.05

2. Рен Цян (Кытай) – 388.00

3.Панделела Памг (Малайзия) – 385.05   

30 июль. Казан. Су спор төрләре сарае

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте