Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Спорт трансляцияләренең баш режиссеры Хавьер Серрано: “Кайвакыт телевизордагы сурәт тамашачы стадионда күргәннән яхшырак та”

Large_news_img_6421_хавьер_серано
31.07.2015, 10:51 Интервью
Соңгы тикшеренүләргә караганда, Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты телеаудиториясе бөтен дөнья буйлап 4,5 млрд. тамашачы тәшкил итә. Тамашачылар режиссер төркеме һәм операторлар командасының тырыш хезмәте нәтиҗәсендә иң әйбәт кадрларны, иң уникаль детальләрне күрәләр.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының спорт ярышлары  трансляцияләрендә төп персоналларның берсе - Eurovision Production Coordination компаниясенең өлкән  режиссеры Хавьер Серрано. Ул кешеләр күзеннән яшерен булган режиссерларның аппарат бүлмәсен күрсәтте һәм турыдан-туры эфир ничек алып барылганлыгын сөйләде: 

- Сез спорт трансляцияләрендә ничә ел эшлисез инде?

- Эш тәҗрибәм 20 ел диярлек. Мин футбол матчларында, теннис һәм атлетика ярышларында, шулай ук башка бик күп чараларда эшләдем. Барлык спорт төрләрендә дә эшләдем дисәң дә була, соңгы өч Олимпия уеннарына, күпсанлы дөнья һәм Европа чемпионатларына җәлеп иттеләр.

- Турыдан-туры эфир булдыруда ничә кеше эшли?

-  “Казан Арена” стадионында гына да  60лап кеше эшли. Ә, гомумән, безнең һәр объектта үз төркемебез бар.

- Сез барлык шушы команданың координаторы ролен үтисезме?

- Агымдагы ярыш өчен нинди камерадан нинди сурәт буласын хәл итәм - кайвакыт телевизордагы сурәт тамашачы стадионда күргәннән яхшырак та була. Мин – җитәкче. Ярышлар алдыннан без камера өчен план сайлыйбыз, камераларны вакыйга буласы урынга илтеп урнаштырабыз. Ярышлар вакытында мин режиссерларның аппарат бүлмәсендә булам, анда барлык камералардан сурәтләр килә, һәм монда бөтен команда белән бергә без иң яхшы сурәтне сайлап алабыз, миңа даими рәвештә камераларны кабызып-сүндереп торырга кирәк. Киләсе трансляцияләүче камера кайсы буласын, нинди кабатлауны күрсәтәчәгебезне мин әйтеп торам. Менә шул минем эш. 

- Ярышларны трансляцияләүдә ничә камера эшли?

- Монда, “Казан Арена” стадионында 25 камера урнаштырылган. Башка объектларда да безнең шулай ук җайланмалар куелган.   

- Барлык хезмәткәрләр эшен ничек җайга салып бетерәсез?

- Ярышлар алдыннан без кыска гына киңәшмә уздырып алабыз.Команданың һәр әгъзасы нишлисен алдан билгеләп куябыз. Мәсәлән, бер камера һәрвакыт спортчыларның эре планын алырга тиеш, икенчесе – трибунадагы җанатарларның гомуми планын, шулай ук су асты камералары бар. Барлык операторларның да сурәтләре төрле. Ярышларга карап, һәрберсе нәрсә эшлисен белеп тора. Мин һәр оператор белән элемтәдә, шуңа күрә теге яисә бу детальгә игътибар итү мөмкинлеге бар.

- Сез ахыр чиктә эфирга чыгачак кирәкле картинканы ничек сайлап аласыз?

- Бу сәнгать! Әмма һәр спорт төренә бәйлелек бар, шулай ук спортчылар карап торган камера өстенрәк.

- Тамашачылар һәрвакыт диярлек спорт вакыйгасы комментаторын ишетеп торалар. Сез берәрсен ишетәсезме соң?

- Әйе, Халыкара йөзү федерациясеннән инглиз комментаторын ишетеп торам. Ярышлар вакытында аннан өстәмә мәгълүмат алам. Әмма һәрвакыт баланс сакларга кирәк: берәр илгә аерым игътибар итмичә, мәсәлән. Шуңа карамастан, мин аның рекомендацияләренә колак салмыйм үзе, ул вакыйгаларга аңлатма бирүче гап-гади кеше бит.

- Сез эфирдан соң үз трансляцияләрегезне карыйсызмы соң?

- Без һәрвакыт трансляцияләребезне язып барабыз һәм ярышлардан соң үз эшебезгә бәя бирәбез. Һәрвакыт бераз үзгәртерлек яисә яхшыртырлык әйберләр була. Башта бар да әйбәт булды дип уйлыйсың, ә аннары моннан да яхшырак ясарга мөмкин булуны аңлыйсың.

Дөнья беренчелегенең ярышларын трансляцияләү белән 70тән артык телекомпания шөгыльләнә. Чемпионатның төп тапшырулар компаниясе - Eurovision Production Coordination (EPC).  ДЧ-2015 ярышларын күрсәтү өчен 1500дән артык журналист һәм телетапшырулар компанияләре вәкилләре аккредитацияләнгән.  

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте