Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Томас Дэйли: "Сикердек тә, инде менә пьедесталга басып, гимн җырлыйбыз"

Large_news_rackmultipart20150729-20576-9jjqwc
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
29.07.2015, 21:49 Спорт
Катнаш парлар арасында суга сикерү буенча команда ярышларында медаль комплектлары үз ияләрен тапкач, бу ярышта җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар журналистларның сорауларына җавап бирде.

Бөекбритания пары Томас Дэйли белән Ребекка Галлантри, мондый уңышка ирешүләрен үзләре дә көтмәгәнлекләрен хәбәр итеп, журналистларны гаҗәпкә калдырды. Алар үзләре әйткәнчә, Казандагы Дөнья чемпионатында тәүге тапкыр уйнатылган бу төр ярышта катнашу беренчел әһәмиятка ия булган.

"Без финалга ниндидер ният-план белән бармадык, һичнәрсә турында уйламыйча, сикерүләрне генә башкардык. Ә асылда исә шәп килеп чыкты. Кытай спортчыларының җитди көндәш икәнен белә идек, ләкин барысы да мизгел эчендә узып китте: сикердек тә, инде менә пьедесталга басып, гимн җырлыйбыз. Моның чынмы-түгелме икәненә әле дә ышанып бетмим. Кытай белән көндәшлекме? Без аларны ике тапкыр уздык, монда — Казанда һәм 2009 елда Римда. Тик мин моны ничек эшли алганыбызны белмим. Бәлки бик тырышып эшләү, татлы ризыклардан һәм күңелле кичәләрдән баш тарту бәрабәренәдер" — дип белдерде ярышларның җиңүчесе Томас Дэйли.

"Мин җиңүебезгә әле һаман да ышанмыйм. Без моны күбрәк күңел ачу өчен генә эшли идек, тик ни гаҗәп, безнең һәрнәрсәбез шундый яхшы килеп чыкты. Мин шундый күркәм пар булганы өчен кулдашыма бик рәхмәтлемен. Аның белән бергә сикерү бик күңелле иде", — дип партнерын мактап алды Ребекка Галлантри.

Украина пары үзләре яулаган урынның берьюлы ике уңай ягын тапты. Көнчыгыш Европа иле спортчылары, көмеш медальдән кала, Кытайның көчле суга сикерү осталарыннан өстен чыгуның мөһимлеген дә искәрттеләр.

 "Нигездә, без нәтиҗәләрдән бик канәгать. Моңарчы без ничектер гел пьедесталга бер адымда туктап кала идек, ә монда икенче урынны яулый алдык. Бездән моны берәү дә көтмәгәндер дип уйлыйм. Булдыра алуыбызга бик шатмын. Кулдашларым белән уртак телне тиз табаммы? Барысы да өйрәнүләргә һәм бары тик шуларга гына бәйле. Аларга булган мөнәсәбәтеңә карап, партнерлар белән эшләп китә аласың. Бернинди сер дә юк!" — дип белдерде Александр Горшковозов.

"Икенче урын алуыбыз белән бик канәгать мин. Әлбәттә, бик авыр булды. Тик без барыбер шат. Ниһаять, без суга сикерүдә бик көчле булган Кытай спортчыларын уздык", — дип шаяртып алды Юлия Прокопчук.

Кытай пары исә үзләренең өстенлекләрен югалта барганлыкларын һәм югары статусны саклап калу өчен бик күп эшләргә тиешлекләрен чын күңелдән таныдылар.

 "Катнаш парлар арасындагы команда ярышларында мин бөтенләй яңа хисләр кичердем. Бу ярыш төренең, чыннан да, киләчәге бар. Бу бик яхшы практика дип уйлыйм", — диде Сыи Се.

"Беренче чиратта, Бөекбритания һәм Украина спортчыларын котларга теләр идем. Алар суга сикерүдә бик көчле спортчылар һәм бүгенге нәтиҗәләргә лаек иделәр. Безгә килгәндә исә, шәхсән минем өчен бу — бөтенләй башка хис-тойгылар, бу очракта мин кулдашым белән килешәм. Ихлас әйткәндә, мин дә, Сыи Се да финалда бераз дулкынландык. Безгә командада үзара килешеп эш алып баруны шомартырга кирәк дип уйлыйм. Шәхси чыгышлар һәм парлы сикерүләр бер-берсеннән бик аерылмый. Нәрсәдәдер көндәшләрдән калышканлыгыбызны һәм тырышыбрак эшләргә кирәк икәнлеген танырга кирәк", — дип йомгаклады матбугат конференциясен 4 тапкыр Олимпия чемпионы Чэнь Жолинь. 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте