Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Бөекбритания спортчылары суга сикерү буенча миксттагы команда ярышларында беренче Дөнья чемпионнары булдылар

Large_news_rackmultipart20150729-17215-ziutzr
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
29.07.2015, 21:05 Спорт
Казандагы Дөнья чемпионатында беренче тапкыр оештырылган дисциплина уңышлы үтте. Су спорт төрләре сараенда узган финал барышында аншлаг булды дип билгеләргә мөмкин иде. Суга сикерүне үз иткән тамашачылар күргәннәреннән канәгать калдылар кебек тоелды. Акватика дөньясы өчен тарихи булган вакыйгада катнашучылар әлеге спорт төренең чын җанатарларына компромиссыз булган көрәшле тамаша күрсәттеләр.

Ярышларның әлеге төре Дөнья чемпионатының программасына әле беренче тапкыр гына кертелгәнлектән, финал раундының төп фаворитларын алдан билгеләү мөмкин түгел иде. Әлбәттә, АКШтан килгән Олимпия чемпионы Дэвид Будайя һәм 4 тапкыр Олимпия чемпионкасы булган Кытай кызы Чэн Жолинь үзләренә игътибарны җәлеп иттеләр. Әмма микстның һәм төркемдәге ярышларның үзенчәлеге медаль өчен көрәшнең ахырын алдан хәл итеп булмауда бит инде.

Британиядән килгән Ребекка Галлантри һәм Томас Дэйли пары тамашачыларны нәкъ менә төркемдәге катлаулылык белән шаккатырды һәм судьяларның игътибарын җәлеп итте. Алар дисциплинаның яңа тарихында төркемдәге ярышлар микстында беренче Дөнья чемпионнары булдылар.

Соңгы өченче раундта көчле көрәш икенче-өченче урыннар өчен барды. Кытайдан килгән дуэт та Бөекбритания спортчыларыннан калышмады, ә призлы өчлекне Виктор Миңнебаев / Надежда Бажина Россия тандемы япты. Әмма Украинадан килгән Александр Горшковозов һәм Юлия Прокопчукның югары күрсәткечләре нәтиҗәләргә мөһим үзгәрешләр керттеләр һәм үз илләренә көмеш медальләр өстәделәр. Бассейн хуҗалары – дүртенче урында.

ДЧ-2015. Суга сикерү.

Микст. Команда ярышлары.

Ребекка Галлантри / Томас Дэйли (Бөекбритания) – 434.65
Александр Горшковозов / Юлия Прокопчук (Украина) – 426.45

3. Сыи Се/ Чэн Жолинь (Кытай) – 425.40

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте