Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Наталья Ищенко: “Бала тугач та әйбәт нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булуын исбатлый алганыма шатмын”

Large_news_rackmultipart20150729-17221-1wfmapw
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
29.07.2015, 19:43 Спорт
Синхрон йөзү буенча өч тапкыр Олимпия чемпионкасы булган Наталья Ищенко Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында техник программа белән соло чыгышында җиңеп чыккач үз хисләрен журналистлар белән уртаклашты.

“Иң беренче чиратта, минем спортка кайтуымда үз өлешен керткән һәркемгә һәм җиңү яуларга булышкан тренерым Данченкога зур рәхмәт әйтәсем килә. Декрет ялыннан соң спортка кайтумы? Бу батырлык түгел, мин бары тик бу тормышта барысы да мөмкин булуын исбатлый алуыма шатмын. Элеккеге дәрәҗәмә кайтуым һәм әлеге Чемпионатта инде икенче медаль ала алуым белән бәхетлемен. Карьера буена Дөнья чемпионатының 18 нче алтынымы? Аңлагыз, мин үз медальләремне санамыйм, аларның һәрберсе үзенчәлекле. Бүген финалны көтү авыр булды. Иртәдән Светлана Ромашина белән нәрсә эшләргә белми йөрдек. Финал алдыннан йөреп кайтырга ярамый бугай, күнекмәләрне күп ясау шулай ук кирәкми. Беләсезме, һәр финал – ул зур җаваплылык. Бүген мин бик дулкынландым, чөнки дуэттан аермалы буларак, солода бөтен кешеләрнең игътибары минем үземә генә юнәлгән. Әмма тренер чыгышымнан канәгать калды дип уйлыйм”, - дип сөйләде синхрон йөзү буенча 18 тапкыр Дөнья чемпионкасы булган Наталья Ищенко.

Үз чиратында,техник программа белән соло чыгышында көмеш медаль алган Кытай кызы Хуан Сюэчэнь әлеге ярышларның нәтиҗәләре турында кыскача гына сөйләде.

“Мин үз чыгышыма шатмын һәм икенче урын яулавым белән бәхетлемен”, - дип әйтте Сюэчэнь Хуан.

Испания кызы - бронза медаль алган Она Карбонель Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты барышында дан пьедесталына инде беренче тапкыр гына менми. Әмма бүгенге җиңүе аның өчен бигрәк тә кадерле икән.

“Мин барыбызны да ярышлар тәмамлану белән котлыйм һәм, форсаттан файдаланып, Россия һәм Кытай спортчы кызларын җиңүләре белән тәбриклим. Алар белән бер пьедесталда басып тору минем өчен зур хөрмәт. Косметикамы? Миңа бигрәк тә чәчемне желатин белән ялтырату ошый, чөнки аның исе бик үзенчәлекле. Калганнар белән мин канәгать. Һәрбер кызның матур күренәсе килә бит инде", - диде ул.  

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте