Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Наталья Ищенко ДЧ-2015тә икенче алтын медален алды

Large_news_rackmultipart20150729-13780-1xxx0p9
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
29.07.2015, 18:35 Спорт
Өч тапкыр Олимпия чемпионкасы булган Россия синхрончы кызы Наталья Ищенко бүген Казанда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында икенче алтын медален алды. Дуэтлар ярышында техник программа башкарып яулаган данын күп еллардан бирле бергә чыгыш ясаган кулдашы Светана Ромашина белән бергәләп бүлешкән булсалар, бүген ул шәхси җиңүгә дә иреште. Ирекле программа белән шәхси чыгышлар арасында аңа тиңнәр булмады.

Квалификация лидеры көндәшләре арасында үзенә чын-чынлап каршы тора алганын таба алмады. Наталья нәтиҗәләренә барыннан да күбрәк кытай кызы Хуан Сюэчень якынлашты, әмма, элеккеге чыгышына караганда нәтиҗәсен 0,5 баллга арттырган булса да, бу аңа интрига тудырып, тамашачыны дулкынланырга мәҗбүр итү мөмкинлеген бирмәде. Олимпия уеннарының ике тапкыр бронза призеры булган кызга икенче урын белән канәгатьләнергә туры килде. Әмма аның Ищенко белән ярышуын исәпкә алганда, моны җиңү дип тә бәяләргә ярыйдыр.  

Наталья Ищенко “Паганини: Скрипач Дьявола” кинофильмыннан алынган музыка астында дөньяга яңа лирик образ тудырды һәм аңа чыннан да ышанасы килә башлады. Судьялар да шул фикердә булганнардыр мөгаен, аның чыгышына  һич кызганмыйча 97, 2333 балл куйдылар.

Бронза медаль данлыклы испан кызы, үз милли җыелма командасы капитаны Она Карбонельгә насыйп булды. Аның чыгышыннан соң таблода 94.9000 саннары барлыкка килде. Шунысын да билгеләп узарга кирәк, пьедесталдагы урыннарның финалда бүленеше квалификация нәтиҗәләре белән тулысынча тәңгәл килде.  

Бу көнне башка төрдәге сюрпризлар көткән икән. Мисалга, Греция синхрончы кызы Евангелия Платаниоти үз чыгышын россияле башкаручылар Григорий Лепс һәм Ани Лоракның бергәләп башкарган җыры астында ясады. Аның шәхси чыгышы 86, 3333 (бу исә 10 нчы урын) балл гына җыйса да, спортчының дәрт-дәрманын югары бәяләгән җирле публика алкышларын кызганып тормады.  

ДЧ-2015. Синхрон йөзү

Соло. Ирекле программа

1. Наталья Ищенко (Россия) – 97.2333

2. Хуан Сюэчэнь (Кытай) –  95.7000

3. Она Карбонель (Испания) –  94.9000

29 июль. Казан. “Казан Арена”

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте