Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Ольга Скепнер: "Мин күңелемдә һәрвакыт Казан белән, ул минем яраткан шәһәрем!"

Large_news_dsc_8088_-_копия
29.07.2015, 16:00 Интервью
30 июльдә "JAZZ в усадьбе Сандецкого" фестивале Сынлы сәнгать музее паркыннан бер кичкә ФИНА Паркына "күченеп торачак". IX фестивальнең дүртенче концерты Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының мәдәни программасы кысаларында узачак. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары алдында Евгений Борец квинтеты чыгыш ясаячак, солист — Диана Поленова (Мәскәү). Концерт 19.30 сәгатьтә башлана. ФИНА паркына керү ирекле.

Джаз җырчысы, педагог һәм "JAZZ в усадьбе Сандецкого" фестиваленең музыкаль директоры Ольга Скепнер булачак концертның үзенчәлекләре турында бәян итте.

- Ольга, ФИНА паркында Евгений Борец Диана Поленова белән чыгыш ясаячак. Әлеге башкаручылар Дөнья чемпионаты кысаларындагы "күчмә" проект өчен махсус уйлап сайландымы?

- Әлбәттә, уйлап эшләнде. Мин ФИНА паркында кем чыгыш ясаячагы турында бик озак уйлап йөрдем. Нәтиҗәдә, бу Женя Борец булачагын хәл иттем. Беренчедән, Евгений Казан мэриясы уздыра торган "Аксенов-фест" Халыкара фестивале белән дә бәйле. Икенчедән, Женя тумышы белән Казаннан, безнең консерватория карамагындагы махсус урта музыка мәктәбен тәмамлаган, шуннан соң гына Мәскәүгә киткән. Женя белән бергә квинтетта Сергей Хутас уйный, ул да Татарстаннан. Нәкъ менә Казан белән бәйләнешләр бик күп. Шул ук вакытта алар бүген иң югары дәрәҗәдәге музыкантлар. Дөньяның иң яхшы студияләренннән берсе — Норвегиянең Осло каласындагы ECM Records – RAINBOW студиясендә альбом яздырган Россия музыкантлары бик-бик сирәк, Евгений шуларның берсе. ECMда альбом яздырган Россия музыкантлары күп түгел — ялгышмасам, болар — Женя Борец, Аркадий Шилклопер белән Михаил Гальперин. Дөньяның иң яхшы студиясе дип санала ул! Фестиваль һәм чемпионат башланганчы уздырган матбугат конференциясендә Марат Закиров ("Спорт проектлары башкарма дирекциясе" КБАО мәдәни программалар департаменты җитәкчесе — ред. искәрмәсе) нәкъ менә Евгений Борецны сайлавыбыз өчен рәхмәт белдерде: "Ул Казанда заманча джаз музыкасының символы кебек — юлын монда башлады һәм иң югары дөньякүләм дәрәҗәгә менде".

- Чемпионат кысаларында чыгыш ясау өчен башкаручылар берәр үзенчәлекле программа әзерләмәдеме?

 - Мин егетләрнең берәр аерылып торган, үзенчәлекле нәрсә эшләүләрен сораган идем, ләкин асылда ФИНА паркындагы программа хәтта минем өчен дә сюрприз булачак. Стандарт джаз композицияләре булыр дип уйлыйм, ләкин бу — программаның бер өлеше генә. Төрле автор музыкасы тәкъдим ителәчәктер — Евгенийныкы, Сергей Хутасныкы һәм Диана Поленованыкы. Диана текстлар да, көйләр дә яза. Женя белән Диананың хәзер альбом яздырып йөрүен беләм, анда безнең билгеле балалар җырлары аранжировкада яңгырый, бәлки, алар шушы альбомнан да нәрсә булса да уйнарлар.  Гомумән, Борецның нишләячәген алдан белеп булмый, ул бөтенесен дә уйнарга мөмкин (көлә).

- Ольга, ә сез үзегез ДЧ-2015 ярышларының берәрсендә булдыгызмы әле?

- Кызганычка, юк. Минем ике айлык проектым бара бит. Үз балам кебек ул, калдырып китә алмыйм. Кечкенә әле ул, аңа нибары 9 яшь. Атаклы, зур джаз фестивальләренең кайсына 46, кайсына 49 яшь. Өстәвенә, "JAZZ в усадьбе Сандецкого" фестиваленең иң кызган чагы. Женяның концерты — проектыбызның экваторы, уртасы ул. Алда әле тулы бер айлык эшебез бар. Моннан тыш, мин бит әле беренче чиратта, артист. "Сандецкий" фестивале кысаларында ике сольный концертым көтә. Бу бик зур җаваплылык, гаҗәеп күп хезмәт. Көн саен репетицияләр, әле музыканы да язып бетерергә, аранжировкаларны да тәмамларга кирәк... Гомумән алганда — тулы иҗади лаборатория. Хәзер мин спорт ярышларына йөри алмыйм. Ләкин телевизордан ачылу тантанасын карадым, искиткеч тәэсир калдырырлык тамаша иде! Мин суны, су спорты төрләрен бик яратам, үзем дә йөзәм, һәм башкалар әйтүенчә, шәп йөзәм. Мин сезгә әле шуны да әйтәм, кыш көне Qatar дәүләтенә очкан идек, Кыска суда йөзү буенча 2014 елгы дөнья чемпионатының ябылу тантанасында өч сәгать буе джаз программасын башкардык. Шулай итеп, минем чемпионат белән элемтәләреп бик күптәннән килә.

- "JAZZ в усадьбе Сандецкого" фестивалендә катнашучыларның берәрсе шәһәребездә булган вакытта ярышларга бару теләген белдермәдеме?

- Безнең андый мөмкинлегебез юк – эш тәртибе минутлап язылып чыккан. Очып киләләр, төшке ашны ашыйлар, саундчек, матбугат вәкилләре белән очрашулар һәм инде чыгышлар. Иртән инде очып та китәләр. Барысы да бик төгәл төзелгән план буенча бара. Ә менә буш вакыт — ноль! Ләкин Чемпионат турында барысы да белә. Барысы да кызыксына, ә без сөйлибез. Артистларның һәрберсе дә Казанны бик ошата. Без, җитешкән кадәр, аларны төп истәлекле урыннарыбыз буйлап йөртеп чыгабыз. Кремльне, Казансу яр буйларын, спорт корылмаларын күрсәтәбез. Барысы да, әлбәттә, шакката: "Нинди шәһәр бу!" — диләр. Калабыз, әлбәттә, хәзер бик матур, спортлы да, музыкаль да. Бездә хәзер Сладковский җитәкчелегендәге симфоник оркестр фестивале дә, безнең "Jazz в усадьбе Сандецкого" фестивале дә, Kremlin-live һәм "Иман музыкасы" да... Бу бик шәп! Безгә бу югарылыкны саклап калырга кирәк. Мин күңелемдә һәрвакыт Казан белән, ул минем яраткан шәһәрем!

 

ФИНА Паркының 30 нчы һәм 31 нче июльгә мәдәни программасы:

30 июль

18.00 - 19.00 Никита Савельев концерты
19.00 - 21.00 "JAZZ в усадьбе Сандецкого" импровизация музыкасы халыкара фестивале
21.00 - 22.00 "Танцы под дождем" шоу программасы

31 июль

18.00 - 21.00 «Студентлар йолдызы» фестивале
21.00 - 22.00 "Танцы под дождем" шоу программасы

ФИНА паркы көн саен 12.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр эшли. Кунаклар өчен керү бушлай. Чемпионатның төп мәдәни корылмасына кергәндә Чистай урамы яки Ямашев проспекты ягындагы тикшерү пунктлары аша узарга кирәк.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте