Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Цинь Кай һәм Цао Юань Кытай дуэты – 3 метрлы трамплиннан синхрон сикерү буенча Дөнья чемпионнары

Large_news_rackmultipart20150728-2331-usuu6p
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
28.07.2015, 20:47 Спорт
Әлеге минутларда Су спорт төрләре сараенда суга сикерүчеләр чыгышларының финалы төгәлләнде. Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында Цинь Кай / Цао Юань Кытай дуэты 3 метрлы трамплиннан синхрон сикерү буенча җиңү яулады. Шунысы кызык, 2013 елда Барселонада үткән Дөнья чемпионатында Цинь Кай шулай ук җиңүчеләр рәтендә иде, әмма ул вакытта ул башка партнер белән чыгыш ясады.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионаты башланганчы ук Кытайдан килгән суга сикерүчеләрнең башкалардан өстен булуы шик тудырмады. Белгечләр әлеге спортчыларның алтынлы сериясенә бары тик Евгений Кузнецов / Илья Захаров Россия пары гына керә ала дигән фикергә килгән булганнар. Әйтергә кирәк, моңа Россиялеләр 2012 елда Лондонда үткән Олимпиадада ук якын иделәр инде, әмма ул вакытта алар икенче урында тукталдылар. Хәзер исә аларның арсеналында 3,9 катлаулылык коэффициентындагы сикерү барлыкка килде һәм, чиста чыгыш ясаган очракта, ул максимум очко (100 балл) китерергә мөмкин. Әлеге вакытта 2012 елгы Олимпия чемпионы кытайлы Цинь Кай бу юлы башка партнер – Цао Юань белән чыгыш ясый.

Әмма бүген бассейн хуҗалары әлеге сикерүдән баш тартканнар дигән мәгълүмат таралды. Ахрысы, әлеге сикерүнең премьерасы Рио-де-Жанейрода үтәчәк Олимпиадага планлаштырылган, ә бу Олимпиадага ДЧ-2015нең әлеге дисциплинасындагы призерлар автоматик рәвештә эләгәчәкләр.

Икенче яктан караганда, Кытайның суга сикерүче спортчыларын җиңеп булмый дигән уйдырманың дөрес түгеллеге берничә сәгать эчендә ир-атлар арасындагы синхрон сикерүнең финалы алдыннан билгеле булды, чөнки ул вакытта Италияле Таня Каньотто бер метрлы трамплинда беренче урынны алды.

Квалификациянең лидерлары булган Евгений Кузнецов / Илья Захаров Россия пары финал этабын уңышлы башладылар. Лондонда үткән Олимпиаданың көмеш медаль ияләре ярыш башлангач ясаган чыгышларыннан соң беренче урында бардылар. Әмма бу өстенлек озакка бармады, киләсе раундта әлеге мөмкинлекне Кытай һәм Мексикадан булган көндәшләре ычкындырмады. Экваторга якынлашканда россиялеләр янәдән беренче булдылар, әмма хәлиткеч сикерү алдыннан Азия тендемы үз позициясен кайтарды – көндәшлек чигеннән ашты.

Парның икесе дә соңгы чыгышына өметләнүен яшермәде. Икесендә дә ДЧ-2015тә тәкъдим ителгән коэффициентларның иң югары катлаулылыктагысын (3,8) алачагын белдерде. Кытайлылар соңгы сикерүләрен арттан икенче булып күрсәттеләр. Чыгыш ясауның чисталыгы һәм трибунада утырган тамашачыларның реакциясеннән хәзер судан яңа гына җиңү яулаган Дөнья чемпионнары чыгачагы шунда ук аңлашылды. Россиялеләр икенче урында, лидерлар өчлеген Англиядән килгән Джек Дэвид Лаугер / Крис Мирс дуэты йомгаклый.

ДЧ-2015. Суга сикерү.

Ир-атлар. Трамплин, 3 метр.

  1. Цинь Кай/  Цао Юань (Кытай) – 471.45
  2. Евгений Кузнецов / Илья Захаров (Россия) – 459.18
  3. Джек Дэвид Лаугер / Крис Мирс (Англия) –  445.20

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте