Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Космонавт Александр Самокутяев: "Казансу елгасы суы салынган капсуланы космоска җибәрү идеясе шундук яклау тапты"

Large_news_img_5896
28.07.2015, 18:08 Интервью
Космоста 167 тәүлек булган Чемпионат символы — Казансу елгасы суы салынган капсуланы күргәч ФИНА паркының һәр кунагы үзенең тарихи вакыйгага катнашын тоя ала. Казансу елгасының галәм энергиясе белән сугарылган суы безнең спортчыларга космик тизлек бирәчәк дигән фикер дә яши әле. Космонавт һәм Чемпионат илчесе Александр Самокутяев ДЧ-2015 символын Халыкара космик станция орбитасына алып менгән һәм кире Җиргә алып кайткан кеше.

— Александр Михайлович, ДЧ-2015 символын орбитага алып чыгарга тиешле экипаж командиры итеп билгеләгәч, нинди хисләр кичердегез?

— Һичшиксез, беренче чиратта, Россия алдында, мине җибәргән кешеләр алдында һәм, әлбәттә инде, Чемпионатны оештыручылар алдында бик зур җаваплылык иде ул. Гомумән алганда исә капсулага бер-бер хәл булмасын дигән фикер борчыды, ни дисәң дә, эчендә су. Ләкин, бәхеткә, барысы да яхшыга булды. Без аны оештыручыларга алып кайтып тапшырдык һәм һәрнәрсәдән бик канәгать калдык.

— Капсуланы космоска җибәрү идеясе ничек туды?

— Гомумән, иҗтимагый һәм спорт программаларыбызны популярлаштыру мөмкинлеге өчен, кагыйдә буларак, "идарә ителә торган космонавтика" дип аталган "корал"ыбызны кулланырга омтылабыз. Теләсә нинди тәкъдим мәсьәләсен карыйбыз-тикшерәбез, аннары, нәтиҗәлерәк булсын өчен, ничегрәк тормышка ашырырга икәнен хәл итәбез. ДЧ-2015 символын — Казансу елгасы суы салынган капсуланы космоска җибәрү идеясе шундук яклау тапты.

— Чемпионат илчесе буларак сезнең миссиягез нинди?

— Беренче чиратта, Россия яшьләрендә су спорт төрләре белән шөгыльләнүгә омтылыш булдыру — бу иң төп максат, илчеләр шуның өчен кирәк тә инде. Шулай ук бөтен планетага Россия спорт төрләренең, нигездә, су спорт төрләренең иң мөһимнәрдән булуын күрсәтү дә.

— Космонавтлар – нәкъ спортчылар кебек. Сезнең фикерегезчә, Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында катнашучылар галәмгә очу өчен сайлау уза алыр идеме?

— Бездә Россия Федерациясенең билгеле бер параметрларга ия теләсә кайсы гражданы космонавт була ала, моның өчен Роскосмос сайты бар. Анда үзе өчен яңа һәм кирәкле мәгълүматны һәркем таба ала.

— Нинди ярышларга бара алдыгыз? Спортчыларның хәзерлеген ничегрәк бәялисез? Кайсыдыр җыелма команда, бәлки, күңелегезгә күбрәк хуш килгәндер?

— Көндәшләребез бик җитди! Беренче чиратта, Кытай җыелма командасы безнең өчен саллы көндәшлек тудыра, шуңа да карамастан, спортчыларыбызның әзерлеге тиешле дәрәҗәдә кебек тоела, һәм мин күп төрләрдә призлы урыннар алырбыз дип ышанам!

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте