Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Таня Каньотто: “Җиңәрмен дип уйламаган идем”

Large_news_rackmultipart20150728-9763-9qalu5
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
28.07.2015, 16:48 Спорт
Таня Каньотто өчен Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты соңгысы булачак. Китүе бер дә әйбәт түгел, чөнки бүген ул бер метрлы трамплинда бик шәп чыгыш ясады һәм 40 ел эчендә беренче мәртәбә Италия суга сикерүчеләре арасында Дөнья чемпионатының беренче алтынын яулады.

Финалда пьедесталга 2 җыелма команда менде. Италиядән Таня Каньотто, һәм Кытайдан көмеш һәм бронза медаль ияләре Ши Тинмао һәм Хэ Цзы. Кытай кызлары 309.20 һәм 300.30 балл җыйды.

Ши Тинмао, Таняны котлап: “Италия спортчысы югары класс күрсәтте”, - дип белдерде. 

Кытай спортчы, чемпионатларда һәрвакыт җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр була инде дигән фикердә тора. Аның исә киләчәктә үзен күрсәтерлек мөмкинлеге булачак әле. Хэ Цзы да коллегасы белән килеште: “Без барыбыз да әйбәт чыгыш ясадык, бигрәк тә Италия кызы. Минемчә, аңардан күп нәрсәләргә өйрәнергә була һәм аны җиңүе белән котлыйм”. 

15 тапкыр Европа чемпионкасы Таня Каньотто ярышларга кадәр үк: “Бу минем соңгы Дөнья чемпионатым һәм аңардан ләззәт аласым килә. Мин 1 метрлы, 3 метрлы трамплин квалификацияләрендә һәм 3 метрдан синхрон сикерүләрдә чыгыш ясаячакмын. Рио-де-Жанейродагы Олимпиадада катнашырга ниятлим. Шуннан соң спорт карьерамны тәмамлыйм”, - дип белдергән иде.

Суга сикерү буенча барлык җанатарлар өчен яман хәбәр -  чемпионканың карьерасын тәмамлау теләге бетмәгән икән. “Бу искиткеч хәл. Бу минем 8 нче чемпионатым, элек көмеш һәм бронза алган идем. Монысы инде соңгы чемпионатым.  Мин үзем булдыра алган иң яхшы нәтиҗәгә ирешмичә китә алмый идем”, - диде Таня.

Каньотто көндәшләрен дә югары бәяләде. “Алтын алуыма ышанып бетә алмыйм. Җиңәрмен дип уйламаган идем. Минем алда гел бу ике кыз - ике алиһә тора иде. Аларны җиңү үзем өчен дә гаҗәеп бер нәрсә. Мин чыннан да бәхетле. Хыялым тормышка ашты”, - диде ул.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте