Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Митя Бурмистров: "Бүген Паркта без эксклюзив программа тәкъдим итәчәкбез"

Large_news_img_6631
28.07.2015, 17:00 Интервью
Бүген 19:00 сәгатьтә ФИНА паркында Казанның атаклы битбоксеры Дмитрий Бурмистров концерты булачак. Митяның иҗатына гашыйклар бүген аны Паркта көндез үк күзәтә алдылар. Чыгышына берничә сәгать кала артист саундчек уздырды һәм кичке концертта Парк кунакларын ни көтәчәге турында сер пәрдәсен бераз ача төште.

— Митя, бүген тамашачыларны ни белән шаккатырырсыз икән?

— Бездә аудио һәм видео тамаша булачак. Үзебезнең матур йөзләребез, кырынган һәм кырынмаган битләребез, кулларыбызның буш булмавы белән гаҗәпкә калдырырбыз. Дыңгылдарбыз, җырларбыз, үкерербез.

— Программа бик киң икән...

— Әйе, эш шулкадәр күп!

— Быелның июнендә син Crest дип исемләнгән яңа альбомыңны тәкъдим иттең, анда башкаручы ролендә чыгыш ясыйсың. Бу тәҗрибәң хакында сөйләп үт әле.

— Мин күптән шуңа омтыла идем инде, дөресен әйткәндә, альбом ул билгеле бер вакыт аралыгының мантыйкый нәтиҗәсе генә. АКШтан кайткач, соңгы ике елда минем үзаңым баштанаяк үзгәрде, көйләр яза башладым, соңыннан аларны яздыру, бер-берсенә яраклаштыру эшенә, төрле уен коралларында уйнарга керештем, һәм болар барысы бергә бер альбомга әверелде. Бүген Паркта без эксклюзив программа тәкъдим итәчәкбез — нәкъ менә шул дөнья күргән беренче альбомдагы һәм тиздән чыгарга тиешле яңа альбомдагы көйләрне башкарачакбыз. Күз алдына китерәсезме? Кешеләр килә дә, ә монда шундый нәрсә!

— Бүген бергә чыгыш ясаячак командаң турында сөйлә әле.

— Минем дусларым, туганнарым алар. Гомумән, Казан каласының талантлы музыкантлары. Музыка дөньясының каймаклары. Болар — Дмитрий Крапивин (гитара), Айдар Гайнуллин (бас-гитара), Ярик Белоглазов (битбоксны барабан тавышы белән имитацияләү). Яңалыгыбыз да бар — клавишлыларда уйнаучы Михаил Корсаков. Мондый составта икенче концертыбыз һәм менә икенче клавишник. Без экспериментлар ясыйбыз!

— Син төрле спорт чараларында, яшьләр өчен тамашаларда еш чыгыш ясыйсың. Монда кызыгырлык ни күрәсең?

— Гонорарлармы, һи! Юк. Мине нәрсә җәлеп итә? Мөгаен, ни дисәң дә, оештыручылар җәлеп итәдер, моның өчен аларга зур рәхмәт. Ә болай күңелемдә исә мин күптән черек агач кебек. Болар барысы да тиздән бетеп куяр да мин өйдән чыкмыйча, көя тишкәләгән пледымны кичләрен ямаштырып, елап ятырмын кебек тоела. Гомумән, тиздән үзегез күрерсез — үзгәрешләр башланачак. Шаяртам гына!

— Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының берәр төрле ярышында булырга өлгердеңме әле?

— Гомумән алганда, юк! "ФИНА илчесе бул!" акциясендә катнашырга җитештем һәм өч метрлы каланчадан сикердем. Минем 2015 елгы Дөнья чемпионатына бөтен катнашым шул булды. Ә тагын әле Чемпионатның Генераль партнеры Lada мәйданчыгында чыгыш ясаган идем... ә хәзер өчпочмаклар ашарга барам.

— Ә син ник Чемпионат илчесе булмадың соң?

— Чөнки ахыр чиктә илче итеп 50 метр араны миннән тизрәк йөзә торган кеше сайланды. Гомумән, ул көнне уңыш бөтиен өйдә калдырган идем.

— ФИНА паркын, бүгенге концерт мәйданчыгын ничегрәк бәялисең?

— Миңа ошый! Туристлар гел күп булып торсын иде, тик икенче яктан караганда, ниндидер ыгы-зыгы башланган булыр иде. Бөтенесе бии башлар, спортчылар өйрәнүләрен онытыр, ә әбиләрне эссе сугар иде. Ә болар исә бер дә яхшыга илтми! ФИНА паркы искиткеч шәп, бүген монда безнең концерт, шулай булгач, тагын нәрсә кирәк инде!

ФИНА Паркының 28 июльгә кичке программасын хәтергә төшереп китик.

18.00 — "Прогульщики" төркеме чыгышы

19.00–20.00 Россиянең иң яхшы битбоксеры Дмитрий Бурмистров концерты

20.00–21.00 "Волга-Волга" ВИА төркеме чыгышы

21.00–22.00 "Су астында биюләр" шоу-программасы

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте