Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Таня Каньотто: 1 метр биеклектәге җиңү

Large_news_rackmultipart20150728-7540-16y1vsh
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
28.07.2015, 16:00 Спорт
Бүген бер метрлы трамплиннан суга сикерү буенча унике спортчы кыз көч сынашты. Әмма араларыннан бары тик берсе генә җиңүче исеменә лаек булды – ул Италия кызы.

Су спорт төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында үткән һәр ярыш – ул лаеклылар арасындагы матур һәм игътибарны җәлеп итә торган көрәш кенә түгел, ә яңа тарихның иң яхшы спортчыларын күрә алу мөмкинлеге дә. Хатын-кызлар суга сикерү буенча беренче тапкыр 1912 елда үткән Олимпиадада чыгыш ясаганнар һәм бу спорт төрен матур шоуга әверелдергәннәр. ДЧ-2015кә кадәр яуланган призларны санасаң, Су спорт төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионатларында Кытайның суга сикерүчеләрендә барлыгы 69 медаль, АКШлыларда – 15 медаль, ә Россиялеләрдә – 14 медаль бар. 16 нчы Дөнья чемпионатына кадәр Хэ Цзының 4 алтын медале исәпләнә. Лидерлыкка төп дәгъва кылучылар – Канада һәм Украина.

Кытай кызы Хэ Цзының җанатарлары, мөгаен, беренчел раундтагы нәтиҗәләрдән аптырашта калганнардыр.  Ник дигәндә, 307.35 баллы нәтиҗә күрсәтеп, квалификациядә спортчы кызның җыелма команда буенча коллегасы Ши Тинмао җиңде. Көмеш медальне 291.25 баллы нәтиҗә белән 15 тапкыр Европа чемпионкасы Таня Каньотто алды. Ә менә Хэ Цзы өченче урынны яулады, аның нәтиҗәсе – 285.40 балл. Австралияле Мэддисон Кини аннан төгәл 2 очкога гына калышты. Турнирның хуҗалары квалификациядә 5 нче һәм 8 нче урыннарны алдылар.

Финалда үз мөмкинлекләрен Россия җыелма командасыннан 2, Кытайдан 2 һәм Австралиядән 2 спортчы кыз арттырдылар. Мексика, Корея, Германия, Нидерланд, Украина һәм Италиядән булган калган 6 катшанучы кыз үзләре генә көрәштеләр. Катнашучыларның һәрберсеннән уйламаган яңалык көтәргә мөмкин иде: Каньотто һәрвакыт әлеге чемпионатны соңгысы дип әйтә килде, шуңа күрә көченнән килгәннәрнең барысын да эшләде һәм, нәтиҗәдә, беренче раундта лидерлыкны яулый алды. Ши Тинмао аннан 2дән артыграк очкога калышты, ә Эстер Квин өченче урынны алды. Сүз уңаеннан, әлеге кызлар 25 июль көнне 3 метрлы трамплиннан синхрон сикерү буенча бер-берсенең төп көндәшләре иделәр. Нәтиҗәдә, ул вакытта алтын медальне Кытайлылар, ә бронза медальне Австралиялеләр алды.

Бажина һәм Федорованы үткәреп, Хэ Цзы 6 нчы урынны яулады, ә Россия кызы Мария Полякова 7 нче урынны алды. Өченче урынны алган Эстер кебек, Италия кызы да, икенче раундта бирешмәде, көченнән килгәнне эшләп, алтын медаль өчен ныклап тырышты. Украина кызы Елена Федорова Австралиялене узып китте, әмма бу озакка бармады. Кытай кызлары рейтингның 4 нче һәм 6 нчы урыннарында урнаштылар. Турнирның уртасында шушы лидерлар өчлеге билгеле булды: Каньотто, Федорова, Тинмао. Призлы урыннар өчен соңгы сикерү алдыннан Хэ Цзы алга чыкты. Каньотто һәм Шинмао ныклап алтын һәм көмеш өчен көрәштеләр. Барысын да Таня Каньоттоның сикерүе хәл итте - ул булдырды! Сикерүче кызның генетикасы бик әйбәт һәм спорт таланты көчле. Кытай сикерүче кызлары, лаеклы техника күрсәтеп, призлы урыннар яуладылар. Нәтиҗәләр буенча, финалда Россия кызлары 6 нчы һәм 9 нчы урыннарны алдылар.

4 тапкыр Олимпиада призеры булган Джорджо Каньотто һәм 1976 елда Уеннарда катнашкан Кармен Кастейнер – әлеге суга сикерүчеләрнең үзенә “Танюша” дип дәшкәннәрен яратучы һәм 4 Олимпиадада катнашкан кызлары алтынны италия телендә җырларга мәҗбүр итте. Һәм бу җыр тылсымлы булды.

ДЧ-2015. Суга сикерү.

Хатын-кызлар. Трамплин 1 м.

  1. Таня Каньотто (Италия) – 310.85
  2. Ши Тинмао (Кытай) – 309.20
  3. Хэ Цзы (Китай) – 300.30

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте