Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Алла Шишкина һәм Светлана Колисниченко: “Беркайчан да без барысыннан да яхшырак, дип әйтмибез”

Large_news_rackmultipart20150727-3493-1e3ccjz
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
27.07.2015, 19:54 Спорт
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында техник программада төркемдәге күнегүләр нәтиҗәләре буенча медаль алган синхрон йөзүче кызлар ярышлардан калган хисләре турында журналистлар белән очрашуда уртаклаштылар.

“Уңышлы башлам салынган дип әйтергә мөмкин. Әлбәттә, сезне үзебезнең уңышларыбыз белән шатландыру өчен без алга таба да күнегүләрне дәвам итәчәкбез. Билгеләр системасымы? Узган ел Европа чемпионатында билгеләр тагын да түбән иделәр. Шуңа күрә бер дә начар түгел. Моннан да күбрәк эшләп булмаса да, тагын да күбрәк эшләргә кирәк (көләләр). Әлбәттә, иң югары билгеләрне аласы килә, әмма камиллеккә чикләр юк”, - дип белдерделәр Россия җыелма командасы спортчы кызлары Светлана Колисниченко һәм Алла Шишкина.

“Стартка якынлашканда без бөтен  бер команданың бер кисәге булып торабыз. Ләкин шул ук вакытта, без барысыннан да яхшырак, дип әйтмибез. Без көн саен 10-11 сәгатькә сузылган эшебезнең нәтиҗәсен күрсәтергә барабыз.  Һәм безнең барысы да килеп чыга дип уйлыйбыз. Беребез дә алдан үзенә медаль элеп куймый. Без көндәшләребезне хөрмәт итәбез. Читтән караганда бер дә дулкынланмыйбыздыр кебек тоелсак та, бу алай түгел”, - дип әйттеләр Россия спортчы кызлары.

“Ел саен бу спорт төрендәге көндәшлекнең үсүен аңлыйбыз. Шуңа күрә безгә тырышырга әле җирлек бар. Киләчәктә югары нәтиҗәләр күрсәтер өчен без яхшылап эшләячәкбез”, - дип чыгышларының нәтиҗәсен кыскача бәяләделәр Кытай синхрончы кызлары Айло Ли һәм Ли Гуо.

“Медальләр өчен көчле көрәш буласын белдек һәм, квалификация нәтиҗәсен яхшыртып, мактаулы пьедесталда урын алуыбызга шатбыз.Моңа ничек ирештекме? Без эмоциональ яктан әйбәт хәлдә идек. Уңышлы чыгыш ясау өчен кирәкле фактор булды бу. Кичә кызларыбызның команда белән чыгыш ясауда призлы урын алулары да безгә яхшы тәэсир итте”, - дип әйттеләр Япония спорчы кызлары Куруми Йошида һәм Юкко Инуи.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте