Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Россия синхрончы кызлары төркем чыгышында ДЧ-2015 алтынына ия булдылар

Large_news_rackmultipart20150727-3496-m2ae5p
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
27.07.2015, 18:40 Спорт
Синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасы техник программа белән төркем чыгышында Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында алтын медальгә ия булды. Квалификация раунды лидерлары финалда нәтиҗәләрен тагын ярты баллга яхшырта алдылар.

Бу нәтиҗә, Россия җыелма командасы синхрон йөзүдә инде дистә еллардан артык лидер булып барганлыктан, күп кенә белгечләр тарафыннан фаразланган иде. Интриганың асылы бары калган көндәшләр бассейн хуҗалары белән чын көрәшкә алынырлармы, әллә үзләрен шундук икенче-өченче рольләргә генә билгеләрләрме икәнлеген ачыклауда булгандыр.

Көмеш һәм бронза медальләр өчен көрәш ярыйсы ук көчле булырга вәгъдә итте. Кытай, Испания, Украинаның һәм тагын 2-3 илнең бу медальләргә шанслары бертигез диярлек дәрәҗәдә дип билгеләнде, тамашачылар һәм жюри игътибарын кем яулаячагын берничек тә алдан билгеләп булмый иде. Шунысы кызык та инде, чыгышлар барышында пелотонга “байкер кызлар” турындагы спектакль белән Бразилия синхрончы кызлары бәреп керде. Әмма бу шоу язылмаган тарихның бер кисәкчеге генә булып калачак, ник дигәндә, Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты призерлары елъязмасына алар эләгә алмадылар.

Пьедесталдагы вакантлы урыннарны нәтиҗәдә кытай һәм япон кызлары яулады. Кытай кызларыннан мондый нәтиҗәләрне көтү әле урынлы булса, Япония җыелмасының синхрончы кызларының берсе, нәтиҗәләр игълан ителгәч, шатлыгыннан хәтта елап ук җибәрде. 12 нче булып чыгыш ясаган япон кызлары, Украина кызларын кысрыклап, пьедесталга менделәр.

 ДЧ-2015. Синхрон йөзү.

Төркем ярышлары. Техник программа.

1.Россия – 95. 7457

2. Кытай –  94.4605

3. Япония – 92.4133

27 июль. Казан. “Казань Арена”. 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте