Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Спиридон Янниотис: “Улларым яшендәге спортчылар дәрәҗәсендә ярыша алуыма шатмын”

Large_news_rackmultipart20150727-12391-wsq6m3
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
27.07.2015, 14:41 Спорт
Ачык суда 10 километр дистанциягә ир-атлар арасында йөзүдә җиңүче һәм призер әлеге узыш турындагы хисләре белән уртаклашты һәм башкалар күзеннән читтә калган детальләр хакында сөйләде.

“Узыш бик кызыклы булды. Билгеле инде, башта бик катлаулы булса да, ахыры шәп бетте. Йөзеп барганда мин бераз юлымнан читкә тайпылганмын. Ярый әле вакытында сизеп алдым, алайса, нәтиҗәсе бөтенләй бүтән булыр иде. Европа фамилиясеме? Бабаларым Литвадан булган. Ачык суда шәп йөзү буенча америкалыларның сере нәрсәдән гыйбарәтме? Безнең команда бик шәп һәм миңа да шунда урын табылуга бик бәхетлемен. АКШта яхшы йөзүчеләр күп һәм бу спорт төре безнең илдә популярлаша бара. Минемчә, без торган саен көчлерәк була барабыз”, – диде АКШ чемпионы Джордан Вильмовски.

“Трасса шактый озын. Анда юнәлешне бутамау кыенлаша. Күргәнегезчә, безгә хәтта төркемнәргә бүленергә туры килде. Азакта мин иң алда барган спортчыны куып тотарга тырыштым, ә үзем икенче урынга да бик шат”, – дип белдерде ярышларның көмеш призеры - голландияле Ферри Вертман.

“Максатым – иң яхшы спортчылар унлыгына эләгү иде, Рио-де-Жанейродагы Олимпиадага юллама аласы бар бит. Нәтиҗәдә, өчлеккә эләгеп булды. Амбицияләрме? Минем өчен иң мөһиме – Олимпиада исемлегенә керү. Ә үзеңә  җиңәргәме-юкмы дип максат куюны һәр спортчы дистанциядә турыдан-туры -  позициясенә һәм шартларына карап хәл итә. Мин унлыкта идем һәм үземә-үзем өчлектә булу өчен дә көрәшә алам бит мин дигән максат куйдым. Сүз уңаеннан шуны әйтәсем килә: мин бит элек отасым килгәнне белдермәгән идем. Бу кирәкмәгән психологик басым ясар иде. Күрегез инде, барлык призерлар арасында да мин иң өлкәне – кайсыберсе минем улым булырлык. Шул ук вакытта мин алар белән бертигез дәрәҗәдә ярыша алам бит әле, моңа ничек сөенмисең инде. Сез беләсездер инде, безнең илнең хәле әллә ни яхшы түгел хәзер. Әмма мин, спортчы буларак, Грециянең халыкара аренада данын арттырырга тиеш һәм бүген бүләкләүләр тантанасында үз  илем флагы  күтәрелгәнгә чиксез горурландым”, – диде Грециядән килгән  спортчы - бронза призер Спиридон Янниотис.  

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте