Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Джордан Вильмовски – ачык суда 10 километрлы дистанциягә йөзү буенча Дөнья чемпионы

Large_news_rackmultipart20150727-12379-1wygpyg
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
27.07.2015, 14:11 Спорт
Шушы минутларда ачык суда 10 километр дистанциягә йөзү тәмамланды. Әлеге дисциплинада Америка спортчысы Джордан Вильмовски Дөнья чемпионы булды. Финишта ул үзенең якындагы көндәшен 12дән артыграк секундка артта калдырды.

Америкалы артыннан ук финиш сызыгын Голландиядән булган йөзүче Ферри Виртман һәм грек Спиридон Янниотис кистеләр. Стартка кадәр Спиридон Янниотисны фаворитлар исемлегенә керткәннәр иде, әмма ике тапкыр дөнья чемпионы бары тик өченче урынны яулый алды.

Әйтергә кирәк, беренче унлыкка кергән спортчыларның барысының да шатланырга сәбәбе бар иде. Чөнки ачык суда йөзү буенча нәкъ менә әлеге дистанциядә Рио-де-Жанейродагы Олимпиадага исемле 10 лицензия уйнатылды. Милләте нинди булуга карамастан (спортчыларның нинди федерациядән булуына да игътибар итмәделәр), йөзүдә катнашкан теләсә кайсы спортчының әлеге лицензияне алу мөмкинлеге булуны аңлата бу.

Олимпия лицензиясен алучыларның беренче унлыгында Лондонда үткән уеннар чемпионы, тунислы Усама Меллулиның булмавы гаҗәпләндерә. Чөнки турнирның рәсми сайтының корреспондентына биргән интервьюсында ул Казанга ДЧ-2015кә килүенең төп максаты дип Олимпиадага сайланып алынуны әйткән иде.

ДЧ-2015. Ачык суда йөзү.

Ир-атлар, 10 километр.

  1. Джордан Вильмовски (АКШ) – 1:49:48,2
  2. Ферри Вертман (Голландия) – 1:50:00,3
  3. Спиридон Янниотис (Греция) – 1:50:00,8

27 июль. Казан. “Казансу”.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте